news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР буенча ЭЭМның махсус билгеләнешле милиция отряды оешуга – 5 ел

Шул уңайдан тантана үткәреләчәк

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Иртәгә Казанның «Химиклар» мәдәният йортында, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының махсус билгеләнешле милиция отряды (ОМОН) оешуына 5 ел тулу уңаеннан, тантаналы чара булачак. Тантанага кадәр корал һәм хезмәттә кулланыла торган махсус чаралардан төзелгән күргәзмә оештырыла, кунаклар өчен министрлыкның үз оркестры музыкаль әсәрләр башкара.

Бәйрәм тантанасы ОМОН хезмәткәрләренең күрсәтмә чыгышлары белән башланып китә, аннары концерт программасы тәкъдим ителә. Министрлыктан алынган мәгълүмат буенча, әлеге чарада ТР буенча ЭЭМ җитәкчелеге, министрлыкның СОБР һәм Казандагы ОМОН составы, Казан шәһәре эчке эшләр идарәсенең оператив җавап кайтару батальоны хезмәткәрләре, 5598 нче хәрби часть хәрбиләре һәм хезмәткәрләрнең гаилә әгъзалары катнаша.  

news_right_1
news_right_2
news_bot