Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ТР буенча ЭЭМда хезмәт фатирларыннан ордерлар тапшыру тантанасы булды
Полиция хезмәткәрләре 4 бер бүлмәле, 1 ике бүлмәле, 13 өч бүлмәле һәм 2 дүрт бүлмәле фатирларга ия булдылар
(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ»). ТР буенча ЭЭМ Артем Хохорин һөнәри бәйрәм алдыннан эчке эшләр органнарының 20 хезмәткәренә тантаналы рәвештә “Кояшлы шәһәр” микрорайоны торак комплексындагы йортларда урнашкан фатирлардан ордерлар тапшырды. Бу хакта ТР буенча ЭЭМ матбугат хезмәте хәбәр итә.
Полиция хезмәткәрләре 4 бер бүлмәле, 1 ике бүлмәле, 13 өч бүлмәле һәм 2 дүрт бүлмәле фатирларга ия булдылар.
Артем Хохорин билгеләп үткәнчә, алынган фатирлар хезмәткәр өчен - иң зур бүләк. Аны бәйрәм алдыннан алу аеруча куанычлы. Ведомство башлыгы, барысына гаилә иминлеге теләп, эчке эшләр органнары хезмәткәләре уңайлыклар булдырылган торак белән максималь рәвештә тәэмин ителсен өчен, ТР буенча ЭЭМ барлык мөмкин булган чараларны күрә, дип ассызыклады. Әлеге мәсьәләне чишү Эчке эшләр министрлыгы башкарган социаль эшнең мөһим юнәлеше булып тора.
Шулай ук яңа фатирларга күчкән полиция хезмәткәрләрен “Кояшлы шәһәр” ҖЧҖ генераль директоры Ильяс Дивеев котлады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз