news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР буенча ЭЭМда беренче яртыеллыкка йомгак ясадылар

Ведомство башлыгы фикеренчә, полиция криминалга каршы көрәшнең төп юнәлешләрендә позицияләрне ныгыта алган

 (Казан, 16 июль, «Татар-информ»). ТР буенча ЭЭМ агымдагы елның беренче яртыеллыгында эшчәлек нәтиҗәсе буенча, тулаем алганда, куелган бурычларны үти алган. Полиция республикадагы оператив вазгыятьне контрольдә тотуны саклап кына калмаган, криминалга каршы көрәшнең төп юнәлешләрендә позицияләрне ныгыта алган. Бу хакта бүген министрлык коллегиясенең киңәйтелгән утырышында ведомство башлыгы Артем Хохорин хәбәр итте, дип тапшыра ТР буенча ЭЭМ матбугат хезмәте.

2014 нче елның беренче яртыеллыгында эшчәнлек нәтиҗәсенә багышланган киңәйтелгән утырышта ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Россия ЭЭМ икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш Баш идарәсе башлыгының беренче урынбасары Виталий Скворцов, ТР буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, ТР прокуроры Илдус Нәфыйков, ТР ЭЭМ структур һәм территориаль бүлекләре җитәкчеләре катншаты.

ЭЭМ эше нәтиҗәләрен билгеләп, Илдар Халиков игътибар иткәнчә, ирешелгәндә тукталып калырга ярамый. Тормыш хокук саклаучылар алдында яңа бурычлар куюны дәвам итә, аларны оператив һәм профессиональ рәвештә хәл итәргә кирәк. ТР Хөкүмәте башлыгы ТР ЭЭМ көчләренең киләчәктә дә халыкны һәм дәүләтне оешкан җинаятьчелектән, коррупциядән һәм чагылыш тапкан экстремизмнан саклауга юнәдерелүенә ышанычын белдерде.

Чыгышы соңында ТР Премьер-министры республикада хокук тәртибен тәэмин итүгә зур өлеш керткән ТР буенча ЭЭМ хезмәткәрләрен билгеләп үтте. “ТР алдындагы казанышлар өчен” ордены белән ТР буенча ЭЭМ полиция башлыгы урынбасары Андрей Демидов бүләкләнде. “Фидакарь хезмәт өчен” медале ТР буенча ЭЭМның оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәш бүлеге (Яр Чаллы шәһәрендә дислокация белән) башлыгы Рөстәм Гарифуллинга тапшырылды. “ТР эчке эшләр органнарының атказанган хезмәткәре” мактаулы исеме ТР буенча ЭЭМ үзкуркынысызлык оператив-эзләү часте башлыгы Марсель Галәмовка бирелде. ТР Президентының Рәхмәте РФ ЭЭМ Түбән Кама районы буенча идарәсенең полиция башлыгы урынбасары Айнар Камаловка тапшырылды. “Хокук тәртибен ныгытуда казанышлар өчен” күкрәк билгесе белән ТР буенча ЭЭМның Экстремизга каршы көрәш үзәге башлыгы урынбасары Алексей Гарин билгеләнде.

news_right_1
news_right_2
news_bot