news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР буенча ЭЭМ ветераннарына былтыр 25 млн. сумлык ярдәм күрсәтелгән, быел - 15 млн. сумлык

Бүген ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының мәдәният үзәгендә алар өчен, Өлкәннәр ун көнлеге башланыр алдыннан, хәйрия концерты үткәрелде

(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Бүген ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының мәдәният үзәгендә шушы системада эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннар өчен, Өлкәннәр ун көнлеге башланыр алдыннан, хәйрия концерты булды. Концерт алдыннан әлеге министрлык җитәкчелеге исеменнән ветераннарга мөрәҗәгать итеп, личный состав белән эшләү буенча идарә җитәкчесе урынбасары Эдуард Усманов: «Ватан өчен күрсәткән күп еллык фидакарь хезмәтегез алдында баш иеп, кайчандыр сайлап алган хезмәти буручыгызга – Ватан алдында законлылык, хокук һәм тәртип сакчысы язмышына тугры калуыгыз өчен рәхмәт белдерәм. Бүген горурлыгыбыз булган уңышлы эшчәнлегебезгә нигез салып, аны арттыра баруыгыз өчен дә без сезгә рәхмәтле. Киләсе буыннарга шушы эшне тиешле югарылыкта тапшырырбыз дип ышандырып әйтә алабыз», - диде һәм һәркайсына сәламәтлек, күңел көрлеге теләде. Чыгышында ул шулай ук ветераннар советының яшь буын хокук һәм тәртип сакчыларын тәрбияләүдә өлеше зур булуын билгеләп үтте, Өлкәннәр көне – ул буыннарның күчүчәнлеге, бердәмлеге чагылышы, дигән фикер белдерде.

Әлеге мәдәният үзәгенең эстрада оркестры чыгышларын, аңа кушылып башкарылган рус телендәге романсларны, татар артистларының эстрада җырларын һ.б. концерт номерларын ветераннар яратып тамаша кылды, узган гасырның шлягерлары саналган җырлар, кинофильмнардан музыкаль әсәрләр аеруча җылы кабул ителде.

«Бүген ирешелгән уңышлар – ул үз вакытында ветераннарның салган хезмәт җимеше, алар кылган гамәлләрнең нәтиҗәсе, - дип йомгак ясады рәхмәт сүзе белән сәхнә түренә чыккан министрлыкның ветераннар советы рәисе Җәүдәт Нигъмәтов. – Шул ук вакытта ил, республика  җитәкчелеге, шулай ук эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров ветераннарны онытмый: ел әйләнәсе төрле чараларга җәлеп итә, социаль ярдәмен күрсәтә», - диде ул. Ветераннар советы җитәкчесе сүзләренчә, узган елны министрлык карамагындагы органнар, шул исәптән федераль структуралар, спонсорлар ветераннарга 25 млн. сумлык матди ярдәм күрсәткән, быел ул сумма 15 млн. сумга җитеп килә. Шул ук вакытта Ветераннарга ярдәм фонды да мохтаҗларга булыша. Җыеп кына әйткәндә, ветераннарның республикада эшләп килгән 85 оешмасы министрлык ярдәмен тоеп яши дияргә тулы нигез бар.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгыннан алынган мәгълүматлар буенча, аның системасында эшләп киткән 12 меңнән артык ветеранның 9 меңгә якынына быел матди ярдәм күрсәтелгән, 66сына ташламалы (бушлай) рецептлар буенча дарулар алу мөмкин булган (барлыгы 138 мең сумлык), шифаханәләр, ял йортларында сәламәтлекләрен ныгыту өчен 205 юллама бирелгән һ.б. Болар өчен барлыгы 8 млн. сумнан күбрәк акча бүлеп бирелгән.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100