news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР буенча ЭЭМ педофилия буенча яңа очракны тикшерә

Әлегә әти-әниләрдән гаризалар юк, әмма социаль челтәрләрдә мәгълүмат бар

 (Казан, 2 октябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Соңгы берничә көндә социаль челтәрләрдә, Казан шәһәренең 19 нчы номерлы гимназиясе тирәсендә педофил йөри, дигән хәбәр таралды. Аны гимназиядә белем алучы укучыларның әти-әниләре күргән һәм бер баланы кулыннан тотып, үзе белән алып китергә ниятләве дә билгеле.

Бүген ТР буенча ЭЭМ да узган матбугат конференциясендә министрлыкның җинаятьчеләрне эзләү идарәсе башлыгы Павел Серов бу очрак буенча ачыклык кертте.

“Хәзерге вакытта әти-әниләрдән гаризалар килмәде, әмма без социаль челтәрләрдә булган мәгълүматны җентекләп тикшерәбез. Шикләнүченең фотосурәте дә бар һәм хәзер бу очрак полиция хезмәткәрләре тарафыннан тикшерелә. Моңа кадәр бу кешенең ЭЭМ мәгълүмат базасында булмавын гына әйтә алам”, - диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot