news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР буенча ЭЭМ “Калкан һәм каләм-2009” конкурсында җиңүчеләрне хөрмәтләде

Конкурсның атамасына игътибар итеп, каләм белән калканга сызу яисә калкан белән каләмгә каршы тору түгел, ә алар икесе янәшә, дигән фикер әйтте Р.Ратникова

(Казан, 22 гыйнвар, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы республикада хокук саклау темасына журналистлар арасында 11 ел рәттән үткәрә торган “Калкан һәм каләм” конкурсында узган елгы иҗади эшләр буенча җиңүчеләрне игълан итте.

 

Министрлык бүген шул уңайдан җиңүчеләр өчен спорт бәйрәме оештырды. Министрлыкның хезмәти-хәрби әзерлек буенча укыту үзәгендә һәм аның җитәкчесе Иршат Хисамов җаваплылыгында журналистлар чын милиция пистолетыннан атып карады,   моточаналарда, квадроциклларда йөрде, үзенең җитезлеген, түземлелеген һәм төз атуда осталыгын пейнтболда сынады.

 

Конкурс йомгаклары буенча бүләкләүгә бәйле тантаналы өлеше министрлыкның мәдәният үзәгендә ”Хорошее настроение” ансамбле һәм эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көче белән оештырылган концерт программасы ярдәмендә бизәлеп барды. Җәмгыятьтә эчке эшләр органнарына карата уңай караш формалаштыруны, халыкның хокукый белемлелеген арттыруны һәм халыкны хокук, җәмәгать тәртибе сагындагыларга якынайтуны максат иткән әлеге конкурска Татарстанның массакүләм мәгълүмат һәм  коммуникацияләр чаралары хезмәткәрләреннән рус һәм татар телләрендә барлыгы 300дән артык иҗади эш тәкъдим ителгән. Шуларны министр урынбасары – министрлыкның личный составы белән эшләү буенча идарәсе башлыгы Андрей Демидов рәислегендә жюри “Мин – Россия гражданы”, “Коррупциягә каршы тору”, “Ачарга һәм исбатларга”, “Көн герое”, “Шундый эш”, “Моны һәркем белергә тиеш”, “Иң яхшы криминаль репортер”, “Актив гражданлык позициясе өчен” номинацияләре буенча хөкем үлчәвенә салган.  

 

 Аерым номинацияләр буенча җиңүчеләргә дипломнар һәм акчалата премияләр тапшыру өчен сәхнәгә чыкканнардан ТР буенча эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров билгеләп үткәнчә, начар журналистика кешеләрнең хисләрендә, йомшак якларында “уйнап”, шулар хисабына алдырса, яхшы журналистика – ул гадел, акыллы, кешеләрдә югары сыйфатлар тәрбияли, халыкның хокукый аң-белемен арттыра торган журналистика һәм, иң мөһиме, - җәмгыятьне яхшы якка үзгәртүдә үзеннән өлеш кертә, аңлашыла ки, соңгысы четереклерәк, авыррак. Ни генә булмасын, халык шуны белеп торсын: республикада куркынычсызлык Эчке эшләр министрлыгы контроленда, дип ышандырып куйды министр.

 

ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова журналистлар бергәлеге, ТР Парламенты, депутатлар корпусы исеменнән хокук һәм җәмәгать тәртибе сагындагыларны сәламләп, журналистларның республикада Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларын алу мөмкинлеге бирелүнең әһәмияте зур булуын, җәмгыятьтә моңа ихтыяҗ тоелуын басым ясап әйтте. “Конкурсның “Калкан һәм каләм” дип аталуы дөрес, каләм белән калканга сызу яисә калкан белән каләмгә каршы тору түгел, ә алар икесе янәшә, кулга-кул дигән сүз бу”, - диде.

 

“Журналистка мәгълүмат биргәндә белгәнеңнең еш кына 80ләп процентын әйтергә ярамый булып чыга, чөнки җинаятьчеләр безне посып күзәтә һәм без аларга мәгълүмати азык бирмәскә тиешбез. Шул ук вакытта, җинаятьчеләрдән аермалы буларак, журналистларны да кыен хәлгә китермәскә кирәк”, - дип, министр урынбасары Ринат Тимерҗанов үзара хезмәттәшлекнең четерекле якларына тукталды. Дөрес, республика журналистлары да, үз чиратларында, безне кыен хәлдә калдырырга омтылмый, андый очрак әлегә булганы юк, диде.

 

Узган елны коррупция белән бәйле 600дән артык эш кузгатылды, ни үкенеч, арада эчке эшләр органнары сафларында булганнар да бар, һәм коррупция баткагына чумганнарны җәмгыятькә күрсәтү, җәзасын күрсен өчен барысын да эшләргә кирәк, ә журналистларны бу яктан иң беренче ярдәмчеләр дияргә була, дип саный министр киңәшчесе Сергей Кириллов.

 

Министрлыкка, эчке эшләр органнары хезмәткәрләренә рәхмәт сүзе белән чыккан “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы генераль директоры Леонид Толчинский: “Өйләребездәге тынычлык сезнең кулларда һәм бары тик шулай гына. Булдыра алган кадәр ярдәм итәргә без әзер”, - дип ышандырды. Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Марат Моратов, республиканың һәм аның гражданнарының иминлеге, һич арттырусыз, сезнең хезмәткә турыдан-туры бәйле, дип басым ясап әйтте. “Казань-Звезда” телекомпаниясе генераль директоры Мәдинә Тимерҗанова, безнең компаниянең йолдызы сезнең погоннарга зур йолдыз булып кунсын, дип теләде.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100