news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР буенча ЭЭМ исәптә торучы затлар белән эшләү чараларына нәтиҗә ясады

“Шартлы рәвештә җавапка тартылучы” операциясендә 940 полиция хезмәткәре катнашкан

  (Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ», Камил Әсәдуллин). Бүген ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында Татарстанда шартлы рәвештә җавапка тартылучылар нисбәтеннән "Условник" кисәтү операциясен гамәлгә кую барышы турында сүз барды. ТР буенча ЭЭМ ның участок хезмәткәрләре һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәләренең эшчәнлеген оештыру идарәсе башлыгы Зөфәр Гәрәев 20-24 октябрьдә республикада узган чара мәгълүматлары белән уртаклашты.

Зөфәр Гәрәев сөйләвенчә, әлеге операциясенең бурычы - эчке эшләр органнарында яки җинаять–башкару инспекциясе органнарында учётта торучы затларга, җәмгыятькә каршы яшәү рәвеше алып баручыларга, тәртип бозучыларга һәм ирегеннән мәхрүм итү белән бәйле булмаган җинаять җәзасын үтәү шартларын бозучыларга карата хокукый чаралар күрү.

Аның сүзләренә караганда, "Условник" операциясендә 940 полиция хезмәткәре һәм Россия Җәзаларны үтәтү хезмәтенең ТР буенча идарәсе җинаять-башкару инспекциясенең 182 хезмәткәре, шулай ук 310 ирекле халык дружина әгъзасы һәм штаттан тыш полиция хезмәткәрләре катнашкан.

Операция кысаларында полиция хезмәткәрләре исәптә торган һәм чикләүләр булган 7,5 мең гражданны тикшергән. Тикшерү вакытында 141 татарстанлы административ җаваплылыкка тартылган. Шулай ук 7,5 меңгә якын кисәтү характерында әңгәмә алып барылды, дип белдерде ул.

Полиция хезмәткәрләре 149 затка карата сынау срогын озайту һәм өстәмә чаралар күрү турында судка материаллар әзерләгән, дип сөйләде Зөфәр Гәрәев. 12 затны вакытыннан алда азат итүне кичектерү һәм аларны ирегеннән мәхрүм итү урынына кайтару турында судка үтенеч юнәлдергән.

ТР эчке эшләр органнары һәм җинаять-башкару инспекциясе учётында 11 469 зат тора. Аларның 10156 сы ирегеннән мәхрүм итү белән бәйле булмаган җәза чарасына хөкем ителгән, 1313 – җәзаларны үтәтү урыныннан вакытыннан алда азат ителгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100