news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
ТР буенча эчке эшләр министры “Ватан алдындагы хезмәтләре өчен” орденына лаек булды
Бу бүләк – Әсгать Сәфәровның хезмәтләрен тану гына түгел, ә тулаем алганда ТР Эчке эшләр министрлыгының җинаятьчелеккә каршы көрәш эшчәнлегенә бәя дә
Скопировать ссылку
(Казан, 18 июнь, “Татар–информ”). Россия Президенты Указы нигезендә ТР буенча эчке эшләр министры милиция генерал–лейтенанты Әсгать Сәфәров “Законлылык һәм хокук тәртибен ныгытуда куйган хезмәтләре, оператив–хезмәт эшчәнлегендәге югары күрсәткечләр өчен” IV дәрәҗә “Ватан алдындагы хезмәтләре өчен” ордены белән бүләкләнде.
Бу бүләк – Әсгать Сәфәровның хезмәтләрен тану гына түгел, ә тулаем алганда Татарстан Эчке эшләр министрлыгының җинаятьчелеккә каршы көрәш һәм гражданнарның иминлеген тәэмин итү эшчәнлегенә бәя дә.
Искәртеп узабыз, “Ватан алдындагы хезмәтләре өчен” ордены белән гражданнар Россия дәүләтчелеген үстерү белән бәйле дәүләт алдындагы зур хезмәтләре, хезмәттәге, халыклар арасында тынычлык, дуслык һәм хезмәттәшлекне ныгытудагы казанышлары, Ватанны саклау эшенә сизелерлек өлеш керткәннәре өчен бүләкләнә.
Татарстан Эчке эшләр министрлыгы озак еллар дәвамында оператив–хезмәт эшчәнлегенең күп кенә юнәлешләре буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының алдынгы бүлекчәсе санала. Соңгы өч елда гына да республика эчке эшләр органнары хезмәткәрләре тарафыннан 120 меңнән артык җинаять эше тикшерелгән, 90 меңнән артык җинаятьче җаваплылыкка тартылган, 900 берәмлеккә якын утлы корал (шул исәптән 2 гранотомет, 5 пистолет–пулемет, 80 автомат һәм 130 пистолет) законсыз әйләнештән алынган.
2006 елдан алып 10 меңнән артык наркоҗинаять ачыкланган, наркотрафикның 41 каналы (шул исәптән Нидерланд, Литва, Таҗикстан, Кыргызстан, Казакъстан кебек ерак һәм якын чит илләрдән) ябылган, дип хәбәр итә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot