news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин гражданнарны кабул итте

Ведомство башлагына шәхси сораулар белән 12 татарстанлы мөрәҗәгать иткән

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин гражданнарны кабул итте.

Ведомство башлагына шәхси сораулар белән 12 татарстанлы мөрәҗәгать итте, диелә ТР буенча Эчке эшләр министрыгы матбугат хезмәте хәбәрендә. 

Артем Хохорин ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләрнең барысын да игътибар белән тыңлады, бер генә гариза да игътибарсыз калмады. Сорауларның күбесе юридик һәм физик затларның гражданлык-хокукый мөнәсәбәтләренә, торак проблемаларын хәл итүгә кагылды. Татарстанлылар, алар фикеренчә, канәгатьләндерерлек булмаган җинаять эшләрен тикшерү барышына зарлана.

Кайбер сораулар әңгәмә барышында ук хәл ителде. Калганнарын Артем Хохорин үзенең шәхси контроленә алды. Барлык сорауларга да законда каралган вакыт эчендә язма җаваплар җибәреләчәк, диелә әлеге хәбәрдә.    

news_right_1
news_right_2
news_bot