news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында “Донор көне” акциясе үткәрелә
Казан милиционерларының 300е бүген шушы акциядә катнаша
Скопировать ссылку
(Казан, 25 март, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында “Донор көне” акциясе үткәрелә.
Хәзерге вакытта эчке эшләр органнарында эшләүчеләр - рядовойлар, офицерлар, подразделение җитәкчеләре - ирекле рәвештә кан тапшыру белән мәшгуль. Алдан акция игълан ителгәч, барлыгы 300ләп хезмәткәр анда катнашу теләге белән килгән. Кан тапшырганчы, милиционерлар Республика кан салу станциясе белгечләрендә медицина тикшерүе уза һәм моның өчен барлык җиһазлар да китерелгән.
Анализ бирүчеләр чиратына баскан ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының личный состав белән эшләү идарәсе өлкән инспекторы подполковник Константин Харитонов, шушы ел башында ук медицина тикшерүе узган идек инде, үземне яхшы хис итәм, канымны алырлар дип уйлыйм, ди. “Акция игълан ителмәсә, үз теләгегез белән кан бирергә барыр идегезме?” – дигән сорауга җавабында, офицер: “Хезмәттәшләр белән бергә барам, аерым гына йөрмәм, бугай. Хәер, көндәлек тормышта бу фикер башка да килми, әгәр дә балага, хезмәттәшләремнең кайсына да булса яки башка конкрет кешегә кан кирәк дигән мөрәҗәгать булса, мин кан бирергә әзер”, - диде.
Яңа гына кан тапшырып чыккан дистәләп ОМОН егетләренең берсе - милиционер-сугышчы сержант Василий Павлушин сүзләренчә, ул инде икенче тапкыр шундый процедура үтә: элек, Эчке эшләр министрлыгының укыту үзәгендә вакытта кан кирәклеге хакында игълан ителгәч, Республика клиник хастаханәсендә плазма тапшырган булган. “Акция барышында алынган кан, яраса, балаларга салынырга мөмкин, диделәр, шуңа күрә мин бирегә килдем дә. Мин әле яшь, үземнең балаларым юк, киләчәктә булыр әле, ә бертуганымның баласы бар, аны бик яратам. Ярдәм итеп булганда, ник карышырга, кеше кешегә туганы кебек якын булырга тиеш. Дустым һәлакәткә очрагач, каным аңа ярамады, үкенеч хисе кичергәнем хәтергә уелып калган ”, - диде.
Бүген беренче тапкыр кан бирергә килүче 1 донордан 386 гр кан алына, моның өчен 300 сум акча бирелә, элек кан тапшырганнардан күбрәк алынырга мөмкин, димәк, акчасы да күбрәк була һәм барысына да кан тапшырган көнне, аннары тагын бер көн ял бирелә. Ләкин аларның бу көннәрне файдалана алу-алмавы – икенче мәсьәлә.
Донорлардан алган кан исә ярты ел дәвамында махсус шартларда сакланырга тиеш, аннары донордан кабат кан алына, шуннан соң, ягъни берничә тапкыр сынау узгач кына кан башка кешегә салынырга мөмкин. Бу хакта медицина-санитария часте оештыру-методика бүлеге җитәкчесе Лилия Хәбирова шундый аңлатма бирде.
Искәртеп үтәбез: былтыр шундый ук акция барышында республиканың 150 милиция хезмәткәре 50 литр кан биргән булган. Республика кан салу станциясеннән килүчеләр, Эчке эшләр министрлыгында мондый акцияләр даими рәвештә оештырыла, әлегәчә баш тарткан кеше булмады, алар, чыннан да, - фидакарь кешеләр һәм чын патриотлар, диләр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2