news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы Тикшерү буенча баш идарәсендә яңа җитәкче

Әлеге вазифага РФ Эчке эшләр министрлыгының Сарытау өлкәсе Идарәсе башлыгы урынбасары - Тикшерү буенча баш идарә башлыгы Владимир Изаак билгеләнде

(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ»).  Россия Президенты Владимир Путинның 3 октябрь көнне имзаланган 650 нче Указы белән юстиция генерал-майоры Владимир Изаак ТР буенча эчке эшләр министры урынбасары - Тикшерү буенча баш идарә башлыгы вазифасына билгеләнгән.

Документ нигезендә, ул элек биләгән  Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарытау өлкәсе буенча дәүләт идарәсе башлыгы урынбасары - Тикшерү буенча баш идарә башлыгы вазифасыннан азат ителгән, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгы.Искәртеп узабыз, 11 сентябрьдә РФ Президенты Указы белән ТР буенча эчке эшләр министры урынбасары - Тикшерү эшләре буенча баш идарә башлыгы юстиция полковнигы Иван Китов вазифасыннан читләштерелде.Белешмә өчен. Владимир Изаак 1967 елның 19 июнендә Алтай крае Славгородский районы Каратал авылында туган. 1985-1987 елларда СССР Кораллы көчләрендә хезмәт иткән. Эчке эшләр министрлыгында 1988 елдан. 1992 елда Россия Эчке эшләр министрлыгының Омск югары мәктәбен тәмамлаган. 1992 елдан Томск шәһәрендә башлангыч тикшерү органнарында эшли. 2007-2011 елларда Томск өлкәсе буенча Эчке эшләр идарәсе башлыгы урынбасары - тикшерү идарәсе башлыгы вазифасында хезмәт иткән. 2011 елның октябреннән алып 2014 елның 3 октябренә кадәр -  Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарытау өлкәсе буенча дәүләт идарәсе башлыгы урынбасары - Тикшерү буенча баш идарә башлыгы. Өйләнгән.    

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100