news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы личный составына яңа министр урынбасары тәкъдим ителде

Татарстан эчке эшләр министрының яңа урынбасары - Тикшерү эшләре буенча баш идарә җитәкчесе вазифасын Владимир Изаак биләде

(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ»). Казанда эш сәфәре белән булган РФ эчке эшләр министры урынбасары - Россия Эчке эшләр министрлыгының Тикшерү департаменты башлыгы Александр Савенков личный составка Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры урынбасары - Тикшерү эшләре буенча баш идарә җитәкчесе генерал-майор Владимир Изаакны тәкъдим итте.

Моннан тыш, Александр Савенков Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты, республика Эчке эшләр министрлыгы җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде һәм Казан полиция бүлеге эше белән танышты.

Белешмә өчен. Владимир Изаак 1967 елның 19 июнендә Алтай крае Славгород районы Каратал авылында туган. 

1985-1987 елларда СССР Кораллы көчләрендә хезмәт иткән. 

Эчке эшләр министрлыгында 1988 елдан. 

1992 елда Россия Эчке эшләр министрлыгының Омск югары мәктәбен тәмамлаган. 

1992 елдан Томск шәһәрендә башлангыч тикшерү органнарында эшләгән. 

2007-2011 елларда Томск өлкәсе буенча эчке эшләр идарәсе башлыгы урынбасары - тикшерү идарәсе башлыгы вазифасында хезмәт иткән.  

2011 елның октябреннән алып 2014 елның октябренә кадәр -  Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарытау өлкәсе буенча дәүләт идарәсе башлыгы урынбасары - Тикшерү буенча баш идарә башлыгы. 

РФ Президентының 2014 елның 3 октябрендә имзаланган Указы белән ТР буенча эчке эшләр министры урынбасары - Тикшерү эшләре буенча баш идарә башлыгы итеп билгеләнгән.

Өйләнгән.     

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100