news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы чыгымнары сметасын 471, 8 млн. сумга арттыру сорала

Бүген парламентның Законлылык һәм хокук тәртибе комитетының көн тәртибенә чыгарылган төп мәсьәлә дә киләсе ел бюджеты белән бәйле иде

(Казан, 20 октябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). ТР Дәүләт Советы депутатлары республиканың 2010 ел бюджеты проектын карауны дәвам итә. Бүген парламентның Законлылык һәм хокук тәртибе комитетының көн тәртибенә чыгарылган төп мәсьәлә дә киләсе ел бюджеты белән бәйле иде. Утырышны комитет рәисе Шакир Яһудин алып барды.

Депутатларны 2010 елның бюджет проекты белән ТР Финанслар министры Радик Гайзатуллин таныштырды. Аның сүзләренчә, Татарстан Республикасы бюджеты керемнәренең фаразлана торган гомуми күләмен - 66,1 млрд. сум, бюджет чыгымнарының гомуми күләмен 78 млрд. сум итеп расларга тәкъдим ителә. Республика консолидацияләнгән бюджетына 88,3 млрд. сум керем (аның 8,3 млрд. сумы федераль бюджеттан киләчәк) алыныр дип фаразлана. Шуның 80 млрд. сумы бюджетның үз керемнәре өлешенә туры килә. Ә чыгымнар 100, 2 млрд.сум күләмендә булыр дип планлаштырыла. Фараз күрсәткечләренә караганда, киләсе елда ТРның җыелма бюджетында кытлык 12 млрд. сумга якын булачак.

Билгеле булганча, быел гамәлдәге салым законнарына үзгәрешләр кертү турында кайбер федераль законнар кабул ителде. Алар субъектлар бюджетына килүче керемнәрне киметә. Киләсе елдан төбәкләр файдалы казылмаларга салымнан “коры кала”, чөнки ул тулысынча федераль бюджетка китә. Шул сәбәпле, Татарстан бюджеты 3,1 млрд. сумнан артык керемен югалты. 2010 елда төбәкләр бюджетларында югалтуларны өлешчә компенсацияләү күздә тотыла. Ләкин бу сумма югалтуларның 60 процентын гына каплаячак, - ди финанс министры Радик Гайзатуллин. 1,2 млрд. сум компенсацияләнмәгән килеш кала.

Нефть продуктлары, алкоголь продукциясе, сыра акцизларын федераль бердәм хисаптан төбәкләргә күчерү нормативлары арту нәтиҗәсендә, субъектларга өстәмә керем алыначак. Киләсе елда транспорт чараларын теркәү өчен дәүләт пошлинасын арттыру да күздә тотыла. Шулай да акцизлар буенча уңай үзгәрешләр, файдалы казылмаларга салымны югалтудан килгән зарарны тулысынча компенсацияләми.

Киләсе елга федераль үзәктән килә торган финанслар күләме дә кими. Моның сәбәбе киләсе елдан федераль үзәкнең кайбер чыгым вәкаләтләрен тулысынча төбәкләргә тапшыруы, кайбер федераль программаларның вакыты тәмамлану белән бәйле. Мәсәлән, элекке балаларын бакчаларга йөрткән ата-аналарга түләүнең бер өлеше федераль бюджеттан компенсацияләнсә, быел бу вәкаләтләр республика казнасына йөкләнә, шулай ук укучыларның җәйге ялын оештыру өчен бирелә торган 500 йөз мең сумнан артык акчаны да Татарстан үзе табарга тиеш булачак. Федераль үзәктән финанслардан башка бирелә вәкаләтләр күләме 1,1 млрд. сумга төшәчәк

Р.Гайзатуллин хәбәр иткәнчә, 2010 елның бюджеты да, алдагы еллардагы кебек, социаль юнәлештә булачак, ягъни социаль гарантияләр сакланып калачак. Киләсе ел бюджетында тыл хезмәтчәннәренә һәм хезмәт ветераннарына социаль түләүләр, балаларга, күпбалалы гаиләләргә пособиеләр, опекуннарга түләүләр һәм башка төрле социаль ташламалар индексацияләнә.

2010 ел бюджетын эшләүчеләр социаль түләүләр һәм коммуналь чыгымнарны 10 процентка индексацияләргә, хезмәт хакы, туклану һәм медикаментлар буенча чыгымнарны 2009 ел дәрәҗәсендә калдырырга тәкъдим итә. Республиканың максатчан социаль программаларын финанслау шулай ук агымдагы елдагы кебек булачак һәм алар эшләүдән туктамаячак.

Утырышта Радик Гайзатуллин депутатларны 2010 ел бюджет проектында Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты карамагандагы тармакларга каралган финанслар күләме белән таныштырды. Аерым алганда, “Милли куркынычсызлык һәм хокук саклау эшчәнлеге” бүлегенә - 3,036 млрд. сум, “Татарстан Республикасында Юлда йөрү иминлеген арттыру” республика максатчан программасына 180,9 млн. сум акча җибәрү көтелә.

Шул ук вакытта комитет әгъзалары ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы чыгымнары сметасын 471, 8 млн. сумга арттыруны сорый. ТР Юстиция министры Мидхәт Корманов хәбәр иткәнчә, җәмәгать судьяларының эшен техник яктан тәэмин итү өчен дә өстәмә 8 млн. сум акча кирәк. Депутатлар шулай ук Татарстан Республикасының 2007-2009 елларга исәпләнгән халык арасында наркотикларга каршы профилактика алып бару программасын 2010 елда да эшләтергә тәкъдим итә. Чөнки 2009 елда программаны тормышка ашыру өчен 70 млн. сум урынына 12 млн. сум гына акча бүленгән һәм программа алдына куелган бурычлар үтәлеп бетмәгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100