Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
ТР буенча Баш федераль инспектор Татарстанның балалар йортларында булды
Ул беренче булып, Казанның Идел буе районы балалар йортында булды
(Казан, 24 июль, «Татар-информ»). ТР буенча Баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич йөкләмәсе буенча, Татарстанның балалар йортларында булды.
Ул беренче булып, Казанның Идел буе районы балалар йортына барды. Балалар йорты директоры Анна Степанова бина буйлап таныштыру экскурсиясен уздырды. Ул техник тәэмин ителеш, яшәү-көнкүреш шартлары турында сөйләде, балаларның мәдәни-күңел ачу тормышы, педагоглар составы белән таныштырды.
“Балалар йортын тәмамлау – сезнең өчен мөһим чор, шуңа күрә һәр адымыгызга җаваплы, зурларча һәм уйлап якын килергә һәм игътибарлы булырга кирәк. Бер-берегезне саклагыз һәм ярдәм итегез”, - дип балаларга мөрәҗәгать итте Р.Тимерҗанов.
Алга таба Ренат Тимерҗанов һәм Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Леонид Якунин Лаеш балалар йортында булды. Монда шулай ук балаларның яшәү шартлары белән танышылды, шулай ук “Чайка” җәйге лагерена сәяхәт оештырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз