news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР буенча Баш федераль инспектор татарстанлыларны РФ Конституциясе көне белән котлады

12 декабрьдә Россия Федерациясе Конституциясе кабул ителүгә уналты ел тула

(Казан, 12 декабрь, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Марсель Галимәрдәнов татарстанлыларны Россия Федерациясе Конституциясе көне белән котлады. Котлауда болай диелә:
Сезне илебезнең иң мөһим бәйрәмнәреннән берсе - Россия Федерациясе Конституциясе көне белән тәбрик итәм!
Россия хокук системасының үзәге буларак, Конституция башка законнарның асылын һәм эчтәлеген билгели, ул һәр гражданинга лаеклы тормыш һәм ирекле үсеш тәэмин итүче көчле социаль дәүләт төзүгә юнәлдерелгән.
Бөтен халыкның мәнфәгатьләренә җавап бирүче чын демократия принципларына тугрылык саклап, гражданнарның хокуклары һәм ирегенә сакчыл мөнәсәбәт күрсәткәндә генә Россияне чәчәк атучы ил итәргә мөмкин.
Әлеге бәйрәм дәүләтчелекне ныгыту буенча куелган максатларга ирешүдә безгә яңа көч һәм ышаныч өстәсен! Сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, бәхет һәм оптимизм теләп калам!
Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Марсель Галимәрдәнов

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100