news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР буенча Баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов Кайбычка килде

Әлеге очрашу Кайбыч районында халыкны һәм юридик затларны кабул итү максатында узды.

(Кайбыч, 9 октябрь, «Татар-информ», «Кайбыч таңнары», Луиза Сөнгатуллина)  РФ Президентының Татарстандагы кабул итү бүлмәсе җитәкчесе- ТР буенча Баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов Кайбычка килде. Әлеге очрашу Кайбыч районында халыкны һәм юридик затларны кабул итү максатында узды, дип яза җирле басма.

Балалар сәнгать мәктәбендә узган кабул итүдә, Баш федераль инспектордан тыш, ТР прокуроры урынбасары Олег Дәминов, Кайбыч районы прокуроры Руслан Заһретдинов, Россия Тикшерү комитетының Татарстандагы идарәсе вәкиле катнашты.Бу хакта район газетасы сайты хәбәр итә. Әлеге чара турында газетада, сайтта халыкка алдан ук хәбәр ителсә дә, кабул итүгә биш кенә кеше килгән иде.

Бер сәгатькә якын дәвам иткән әлеге очрашудан соң, редакция журналисты Ренат Тимерҗанов белән әңгәмә корды һәм кабул итүләр вакытында Баш инспекторга гадәттә нинди сораулар бирүләре турында кызыксынды. Татарстан районнарында үткәрелүче очрашулар вакытында безгә кешеләр төрле проблемалары белән мөрәҗәгать итәләр. Аларның күбесе социаль- икътисади характерда, сораула торак буенча да булырга мөмкин, эшмәкәрләр дә килә, кемне ни борчый, шуны безгә җиткерәләр. Кыскасы, һәр районның үз үзенчәлеге,- диде Баш инспектор. -Кайбычта кабул итүгә килүчеләрнең сораулары күбрәк хуҗалык эшчәнлегенә бәйле иде. Ягьни, сүз әйләнгеч юл төзелеше, урман хуҗалыгы, физкультура дәресләрен нәтиҗәле алып бару өчен паркта балалар өчен чаңгы базасы булдыру, җир пае арендалау килешүе һәм башкалар турында иде. Әлеге мөрҗәгатьләрнең үтәлеше контрольгә алына. Ренат Тимерҗанов әйтеп узганча, Баш инспектор эшчәнлегенең төп юнәлеше Россия Президенты Указларын тормышка ашыруны контрольдә тоту, федераль башкарма хакимиятнең территориаль органнары эшчәнлеген координацияләү һәм башкалар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100