news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР буенча Баш федераль инспектор "iВолга" җиңүчеләре белән очрашты

Ренат Тимерҗанов, форумда катнашу алга таба үсеш өчен этәргеч булыр, дигән ышаныч белдерде

(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ»). 9 сентябрь көнне ТР буенча Баш федераль инспектор Идел буе федераль округының "iВолга-2014" яшьләр форумыннан әйләнеп кайткан команда белән очрашты. Очрашуда катнашучылар узган форумга нәтиҗәләр ясады, үзләренең проектлары хакында сөйләде, "iВолга"дан алган хис-кичерешләре белән уртаклашты, аны оештыру буенча тәкъдимнәрен җиткерде.

Икенче ел рәттән РФ Президентының Идел буе Федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич башлангычы белән тормышка ашырыло торган "iВолга-2014" ТР командасы өчен янә уңышлы үткән. Былтыргы кебек үк, 16 катнашучы бүләк сыйфатында Байконур космодромына юллама алган. Алар арасында Яшел Үзәннән Римма Юнысова да бар, ул Сәяси культура үстерү үзәген оештыру фикере белән чыгыш ясаган.

Баш федераль инспекторның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, "Син - эшмәкәр" сменасында социаль әһәмияткә ия проектлар грантлар алган. Әйтик, Татарстанда күпләп мобиль репетитор чыгарырга тәкъдим иткәннәр, ул БДИга әзерләнергә булыша. Проектның авторы - Казаннан Артур Шәрәфиев. 

Дарья Буянская үзенең "КНИТУ базасында волонтер -атташелар әзерләү үзәге" проекты турында сөйләгән. "Инфоагым" юнәлешендә катнашучы Лилия Минһаҗева "Акчасыз дөнья" проектын тәкъдим иткән.  

Татарстаннан ике студент - Чистайдан Люция Нәҗипова белән Казаннан Сергей Тихонов Кытай Халык Республикасына стажировкага китә. 

Егет һәм кызларга мөрәҗәгать итеп, Ренат Тимерҗанов форумда катнашу алга таба үсү һәм камилләшү өчен этәргеч булыр дигән ышаныч белдерде, уңышлар теләде.    

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100