news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР буенча Баш федераль инспектор гражданнарны кабул итә

Очрашуда Россия Тышкы эшләр министрлыгы вәкиле Радик Вахитов та катнаша

  (Казан, 5 февраль, «Татар-информ»). 6 февральдә 10.00-12.00 сәгатьләрдә Россия Федерациясе Президентының Татарстан Республикасындагы кабул итү бүлмәсендә ТР буенча Баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов белән Россия Тышкы эшләр министрлыгының Казандагы вәкиле Радик Вахитов гражданнар белән очраша.

Очрашу Казан шәһәре, Кремль урамы, 12/20 йорт адресы буенча уздырыла. Шулай ук (843) 221-80-36 телефоны аша алдан язылу мөмкинлеге дә бар, дип хәбәр итә ТР буенча Баш федераль инспектор матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot