Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
ТР Бокс федерациясе - 2021-2022 ел нәтиҗәләре буенча Россия төбәкләре арасында иң яхшысы
Серпуховта узган III Бөтенроссия боксерлар форумында Татарстанның Бокс федерациясе 2021-2022 ел нәтиҗәләре буенча Россиянең иң яхшы спорт федерациясе дип табылды. Федерация җитәкчелегенә Халыкара бокс ассоциациясе президенты, Россиянең Бокс федерациясе Башкарма комитеты рәисе Умар Кремлев исеменнән спортның әлеге төрен алга таба үстерү өчен 500 мең сумлык сертификат тапшырылды.
Татарстанның Бокс федерациясе президенты, Россия Бокс федерациясе генераль секретаре урынбасары Сергей Игнатьев билгеләп үткәнчә, әлеге бүләк – Татарстан боксы командасының хезмәтен һәм тырышлыгын тану ул.
«Бу – Федерация җитәкчелеге, республиканың һәр шәһәре һәм районындагы спортчылар, тренерлар һәм «кадрлар артындагы» персоналдан башлап барыбызның да хезмәте», - диде ул.
Татарстанның боксерлар бергәлеге өчен җиңүгә илткән юл җиңелләрдән булмады. «Спортчыларның казанышлары, спорт мастерларының санын, спорт чараларының санын һәм сыйфатын арттыру, социаль эшчәнлек – һәр төбәк федерациясенең эше комиссия тарафыннан әлеге һәм башка күп кенә критерийлар буенча бәяләнде. Һәм без иң яхшысы булдык!» - дип искәртте ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз