news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР биотехнологияләрне үстерү буенча Ауропа икътисади комиссиясе белән хезмәттәшлек итәчәк

Инновация технологияләрен үстерү өлкәсендә ТР белән БМО ның Ауропа икътисади комиссиясе хезмәттәшлеген үстерү буенча эшче төркемнең беренче утырышы узды

(Казан, 3 декабрь, “Татар-информ”). Инновация технологияләрен үстерү өлкәсендә Татарстан белән БМО ның Ауропа икътисади комиссиясе хезмәттәшлеген үстерү буенча эшче төркемнең беренче утырышы узды. ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында узган утырышта Ауропа икътисади комиссиясенең икътисади кооперация һәм интеграция проекты җитәкчесе Ханс Янсен, ТР Урман хуҗалыгы, Экология һәм табигый байлыклар, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыклары, “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ, Энергия саклау технологияләре үзәге белгечләре катнашты.

Министрлыктан хәбәр итүләренчә, әлеге эшче төркем Ханс Янсенның агымдагы елның апрелендә Татарстанга сәфәре йомгаклары буенча төзелгән иде. Аның максаты- БМО ның Ауропа икътисади комиссиясе белән Татарстан арасында инновация технологияләрен үстерү өлкәсендәге хезмәттәшлекне үстерү буенча конкрет тәкъдимнәр эшләү. Сүз, аерым алганда, энергия чыганаклары турында бара.

ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Фәрит Туктаров сүзләренә караганда, барлык табигый энергия чыганаклары (җил, су, кояш, биогаз) арасында потенциаль нәтиҗәлелекне бары биогаз гына бирә. Хәзерге вакытта “Татнефтехиминвест-холдинг” биотехнологияләрне үстерү, биоэнергетика буенча республика программасы концепциясен эшләде. Татарстан нәкъ менә бу юнәлештә Ауропа икътисади комиссиясе белән хезмәттәшлекне җәелдерергә әзер булуын белдерә. Концепцияне эшләүдә ТР, РФ, чит ил галимнәре һәм белгечләре катнашкан. 10 ел вакытка исәпләнгән программа 7 юнәлешне эченә алачак. Алар - кеше сәламәтлеге, авыл хуҗалыгы, урман хуҗалыгы, әйләнә-тирә мохит, шәһәр төзелеше биоэкономикасы, химия, нефть химиясе сәнәгатендә биотехнологияләр, биоэнергетика. Эшче төркем утырышында потенциаль энергия чыганаклары сыйфатында терлекчелек калдыкларыннан алынган биогаз (ел саен 6 млн. тонна) һәм эре шәһәрләрдә чистарту корылмаларындагы ләм утырымнары аталып үтелде. Эшче төркем утырышы соңында карар ителгәнчә, Ханс Янсен киләсе ел башында Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына уртак эшчәнлекнең планына үз тәкъдимнәрен юллаячак.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100