news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР «Бердәм Россия» бүлекчәсе яңа төбәкләргә 34нче гуманитар ярдәм колоннасын әзерли

«Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлекчәсе яңа төбәкләр һәм махсус хәрби операциядәге сугышчылар өчен 34нче гуманитар ярдәм колоннасын әзерли. Бу хакта «Бердәм Россия» партиясенең туган көненә багышланган матбугат конференциясендә партиянең төбәк бүлекчәсе Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин хәбәр итте.

«Безнең бүлекчәнең эшендә яңа төбәкләргә ярдәм итү мөһим өлеш булып кала. Беренче чиратта, бу – без шефлыкка алган Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләре. Шулай ук безнең һәр колоннада сугышчыларыбыз өчен товарлар бар. Хәзер без төбәк бүлекчәсеннән инде 34нче гуманитар ярдәм колоннасын әзерлибез. Ул барлык халык көче белән җыела», – дип сөйләде ул.

Колонна белән җибәреләчәк товарлар арасында төзелеш материаллары, азык-төлек һәм гигиена товарлары, шул исәптән балаларныкы, эчә торган су һәм башкалар бар. Бөтен исемлек яңа төбәкләрдән килгән сораулар нигезендә төзелгән, дип өстәде Сәмигуллин.

«Сугышчыларыбызга ярдәм итүгә аерым игътибар бирәбез. Инде аларга колонна составында тапшырылачак ике автомобиль әзерләнде. Алар безнең сугышчылар хезмәт итә торган подразделениеләргә барып җитәчәк», – дип ассызыклады партиянең төбәк бүлекчәсе Башкарма комитеты җитәкчесе.

Марат Самигуллин әйтүенчә, махсус хәрби операция башланганнан бирле Татарстанның «Бердәм Россия»се барлыгы 3,5 мең тоннадан артык гуманитар ярдәм җибәргән.

«Без Татарстан батальоннарына гына түгел, республикабызны тәкъдим итүче барлык сугышчыларга да барып җитәргә һәм аларга кирәкле чараларны тапшырырга тырышабыз. Алар беренче чиратта сораган әйберләрне: автомобильләрне, питбайкларны, квадрокоптерларны алып барырга тырышабыз», – дип аңлатты Татарстандагы «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе» җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы депутаты Руслан Шиһабетдинов.

Моннан тыш, ТР «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе» даими рәвештә яңа төбәкләрдә гуманитар миссияләр үткәрә. Инде 103 волонтер отряды яңа төбәкләргә барган. Анда алар хәрби госпитальләрдә ярдәм итә, тыныч халыкны азык-төлек товарлары белән тәэмин итә, дип хәбәр итте ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot