Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ТР «Бердәм Россия» бүлекчәсе гражданнарны кабул итү ункөнлеген башлап җибәрә
«Бердәм Россия» партиясенең туган көнендә Татарстан бүлекчәсе гражданнарны кабул итү ункөнлеген башлап җибәрә. 10 декабрьгә кадәр Иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә төрле тематикалар буенча очрашулар узачак. Бу хакта партиянең төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсе җитәкчесе, иҗтимагый ярдәм штабы башлыгы Камил Садриев хәбәр итте.
«Без халык белән оператив диалогка аерым игътибар бирәбез. Гражданнарны кабул итү ункөнлеге шундый эшнең мисалы булачак. Һәр көн билгеле бер темага багышлана. Мәсәлән, бүген Татарстандагы партия органнары җитәкчеләре кабул итәчәк. Без республика киләчәгенә битараф булмаган һәркемне көтеп калабыз», – дип белдерде ул.
Кабул итү ункөнлегенең графигы:
2 декабрь – ТКХ (торак-коммуналь хуҗалык) мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү көне.
3 декабрь – социаль ярдәм мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү көне.
4 декабрь – мәгариф мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү көне.
5 декабрь – хезмәткәрләрнең хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү көне.
8 декабрь – сәламәтлек саклау мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү көне.
9 декабрь – аналык һәм балачак мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү көне.
10 декабрь – бизнес һәм эшкуарлык мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү көне.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз