news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР “бердәмроссиялеләре” Бөтенроссия сәяси партиясенең XI съездына делегатлар сайлады

Съездда Татарстан вәкиллеге нормасы – 26 кеше

(Казан, 31 октябрь, “Татар–информ”, Алия Сабирова). Бүген Татарстан “бердәмроссиялеләре” “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясе Татарстан төбәк бүлегенең XVI конференциясендә ноябрь ахырында Санкт–Петербургта узачак Бөтенроссия сәяси партиясенең XI съездына делегатлар сайлады.
Квота нигезендә, съездда Татарстан вәкиллеге нормасы – 26 кеше.
Расланган нормадан тыш, партия рәисе, рәистәшләр һәм Югары совет әгъзалары да съезд делегатлары булып санала. Күрсәтелгән категориягә республикабыздан партиянең Югары советы рәистәше, Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, партиянең Генераль советы әгъзасы, партиянең Татарстан төбәк бүлеге сәяси советы секретаре, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин керде.




news_right_1
news_right_2
news_bot