Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ТР белгечләре Рубежное мәктәпләрен һәм бакчаларын ягып җылыту сезонына әзерләргә булыша
«Казэнерго» АҖ белгечләре Татарстан шефлыкка алган Рубежное шәһәрендә ресурслар белән тәэмин итү оешмалары белән күчмә киңәшмә үткәрде, аның барышында шул исәптән каланың 2нче мәктәбендә җылылык узелларын һәм җиһазлар составын урнаштыруда өстенлекле урынны билгеләделәр.
«Рубежноедагы мәктәп буенча сораулар юк, хезмәттәшләр белән бергә котельный җайланмасының тибын һәм егәрлеген билгеләдек, балалар бакчасына килгәндә, җайланманы монтажлау урыны, газ белән тәэмин итү челтәрләренә тоташтыру нокталары буенча сораулар калды», - дип искәртте «Казэнерго» АҖ баш инженеры Юрий Никаноров.
Моннан тыш, Лисичанскида Татарстан белгечләре тарафыннан ягып җылыту сезонына әзерлек кысаларында шәһәрдәге кечкенә котельныйлар тикшерелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз