news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР белем бирү учреждениеләре сайтлары Интернет-фестивале вакыты озайтылды

Интернет-сайтларның III республика конкурсы мәгариф системасын үстерүгә булышлык итүче иң яхшы белем бирү ресурсларын ачыклау һәм популярлаштыру максатыннан оештырыла

(Казан, 12 гыйнвар, “Татар-информ”). ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы мәгариф учреждениеләре вәкилләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләре сәбәпле, ТР белем бирү учреждениеләре сайтларының Интернет-фестивале вакыты 2010 елның 30 гыйнварена кадәр озайтыла дип игълан итте.

Министрлыкның рәсми сайт хәбәрләренә караганда, Интернет-сайтларның III республика конкурсы мәгариф системасын үстерүгә булышлык итүче иң яхшы белем бирү ресурсларын ачыклау һәм популярлаштыру, укыту-тәрбия процессына әлеге web-ресурсларны кертү, электрон ресурслар эшләүгә кызыксындыру максатыннан уздырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100