news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР белән Киров өлкәсе арасында 5 елга яңа хезмәттәшлек килешүе имзаланды

Документ хакимият органнары, бизнес, җирле үзидарәләр өчен эшчәнлеккә кулланма булачак

(Казан, 7 декабрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Бүген Казан Кремлендә ТР Президенты Минтимер Шәймиев белән Киров өлкәсе губернаторы Никита Белых ике төбәк арасында икътисади-сәүдә, фәнни-техник һәм социаль–мәдәни хезмәттәшлек турындагы килешү имзалады. Яклар шулай ук 5 елга исәпләнгән әлеге хезмәттәшлек килешүен гамәлгә ашыру турындагы беркетмәгә дә кул куйды.

Киров өлкәсе губернаторы җитәкчелегендәге делегациянең Татарстанга бер көнлек сәфәр программасы бик тыгыз иде. Көн дәвамында алар “Иске Салавыч” терлекчелек комплексы, “Казан май сыгу заводы” ААҖ белән танышырга, ТР Югары медицина технологияләре буенча белем бирү үзәге, Казан Теннис академиясе, ТР Мәгълүмат технологияләре үзәге һәм IT-паркта булырга өлгерде. Никита Белых аннан алган тәэсирләре һәм ике як өчен файдалы булган хезмәттәшлек перспективалары хакында ТР Президенты Минтимер Шәймиев белән очрашуда сөйләде. Бу ике җитәкчегә моңарчы төрле форматларда очрашырга туры килсә дә, Татарстан җирендә әле тәүге очрашу булды.

Татарстан белән күрше Киров өлкәсен күптәннән килгән тарихи, мәдәни, икътисади мөнәсәбәтләр бәйли. Хәзерге багланышлар ТР Хөкүмәте һәм Киров өлкәсе хакимияте арасында моннан 10 ел элек имзаланган икътисади-сәүдә, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек турындагы килешүгә нигезләнеп алып барыла. Моннан тыш, мәдәният, мәгариф, төзелеш һәм архитектура, әйләнә тирәлекне саклау буенча ведомстоара килешүләр дә гамәлдә. Күрше өлкә безнең “Түбән Кама нефтехим”, “КАМАЗ”, “Казаноргсинтез”, “Казан синтетик каучук заводы”, “Карпов исемендәге химия заводы”ААҖ кебек предприятиеләр белән тыгыз хезмәттәшлек итә.Татарстан Президенты бүгенге очрашуда ике төбәк икътисадының уртак якларын барлап, алга таба хезмәттәшлектә кайсы юнәлешкә күбрәк игътибар бирү кирәклеген искәртте. Узган ел ике төбәк арасында товар әйләнеше күләме 4,3 млрд. сум тәшкил иткән. Бу, 2007 елга караганда, 20,6 процентка артыграк. Икенче ел рәттән Киров өлкәсе Татарстанның сәүдә партнерлары булган Россия төбәкләре арасында ныклы 19 нчы урында бара. Минтимер Шәймиев белдерүенчә, алга таба тырышып эшләп, бу күләмне арттыру кирәк. Моңа ихтыяҗ да, мөмкинлекләр дә җитәрлек.

Бүгенге очрашуда билгеләп үтелгәнчә, ике арадагы мөнәсәбәтләрне камилләштерү, хезмәттәшлекнең яңа юнәлешләрен үстерү мөһим. Бүген имзаланган хезмәттәшлек килешүе шуңа юл ача. 28 маддәдән торган документта инвестицияләр, торак, коммуналь, юл хуҗалыгы, сәнәгать объектларын төзү һәм реконструкцияләү, машина төзелешен, урман хуҗалыгы комплексын, химия, җиңел сәнәгатьне үстерү, агросәнәгать комплексы продукциясен җитештерү һәм эшкәртү, энергия саклау технологияләре, эшмәкәрлеккә ярдәм итү, мәгариф, спорт, туризм, хезмәтне саклау, мәдәният һ.б. өлкәләрдәге хезмәттәшлек урын алган. Никита Белых соңыннан журналистлар белән очрашуда белдергәнчә, ике төбәк эшмәкәрләрен цемент җитештерү буенча уртак проектлар кызыксындыра. Киров өлкәсе, мәсәлән, бүген дә Татарстан предприятиеләрен рапс белән тәэмин итә. Өлкә җитәкчелеге чималны реализацияләү буенча ныклы гарантия булганда, алга таба Казан май сыгу заводын рапс белән тәэмин итү күләмен берничә тапкырга арттырырга әзер булуын белдерә.

Очрашуда яклар авыл хуҗалыгы, эре сәнәгать предприятиеләренең эшен координацияләү, спорт өлкәсендә хезмәттәшлек, спорт инфраструктурасын уртак куллану мәсьәләләре хакында да фикерләшкән. Декабрь азагына кадәр ике төбәк бергәләп Казан-Киров юлын федераль карамакка тапшыру буенча Федераль юл агентлыгына документ әзерләп бирергә уйлый. Очрашуда шул хакта да сүз барган. Әлегә кадәр ул юл ике төбәк казнасыннан финансланды. Федераль карамакка биргәндә, аны карап тоту чыгымнары төбәк бюджетлары җилкәсеннән төшәчәк.

“Бүген имзаланган килешү дуслык ниятләре турындагы гади декларация булу белән чикләнмичә, безнең хакимият органнары, бизнес, җирле үзидарәләр өчен эшчәнлеккә кулланма да булачак. Бу килешү кысаларында аерым университетлар, аерым предприятиеләр, аерым районнар арасында конкрет килешүләр дә төзелсә, без бик шат булыр идек”, - дип белдерде Никита Белых.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100