news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР белән БМО ның сәнәгый үсеш буенча оешмасы арасында хезмәттәшлек Меморандумы имзаланды

Документка Р.Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясенең Австриягә сәфәре вакытында кул куелды

(Казан, 10 декабрь, “Татар-информ”). Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясенең Австриягә сәфәре дәвам итә. Делегация составында сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Марат Хөснуллин да бар.

Бүген Венада ТР белән БМО ның сәнәгый үсеш буенча оешмасы (ЮНИДО) арасында хезмәттәшлек Меморандумына кул куелды. Документны ЮНИДО генераль директоры Кандэ Юмкелла белән ТР Хөкүмәте рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалады. Әлеге документ кысаларында якларның энергия нәтиҗәлелеге һәм энергия саклау, экология һәм биотехнологияләр, альтернатив энергетиканы үстерү, Татарстанга кылдыклар җыю, эшкәртү һәм утильләштерү буенча заманча технологияләр, инвесторлар һәм дөньяның- финанс институтларын җәлеп итү өлкәсендә хезмәттәшлеге күздә тотыла.
Көннең икенче яртысында ТР Премьер-министры Австриянең бизнес җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты, дип хәбәр итә Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте.





autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100