Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ТР белән БГӘ эшмәкәрләренең тәҗрибә уртаклашуы мөһим – Р.Миңнеханов
ТР Президенты БГӘ энергетика һәм икътисад министрлары белән очрашты
(Казан, 30 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләре энергетика министры Сухэйл Мөхәммәт Әл Мазруи һәм БГӘ икътисад министры Солтан Бин Саййед Әл-Мансури белән очрашты. Очрашу Бүген Annual Investment Meeting III инвестицион форумы кысаларында узды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Солтан Бин Саййед Әл-Мансури бүген БГӘ белән Татарстан Республикасы арасында җылы һәм дустанә мөнәсәбәтләр урнашуга шатлануын белдерде. Берләшкән Гарәп Әмирлекләре икътисад министры “СМАРТ Сити Казан” инновацион проектын гамәлгә ашыру кысаларында хезмәттәшлек итү белән кызыксынуын белдерде. Аерым алганда, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре компанияләре бу проектның потенциал инвесторлары була ала.
Рөстәм Миңнеханов министрга “СМАРТ Сити Казан” проектына һәм Татарстан икътисадына игътибар күрсәтүләре өчен рәхмәт белдерде. Бүген эшлекле мөнәсәбәтләрне үстерү өчен бизнес-делегацияләр визитын оештырырга кирәклеге турында белдерде, чөнки Татарстан белән БГӘ эшмәкәрләре тәҗрибә уртаклаша алыр иде. Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, Татарстан хезмәттәшлек итү өчен ачык һәм чит ил инвесторлары белән эшләү буенча җитди тәҗрибәгә ия.
ТР Президенты Сухэйл Мөхәммәт Әл Мазруи белән “Татнефть” компаниясенең БГӘ нефть компанияләре белән хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре буенча фикер алышты. БГӘ энергетика министры сүзләренә караганда, бүген Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә “Татнефть” компаниясенең тәҗрибәсе кызыклы.
Рөстәм Миңнеханов БГӘ энергетика министрын Казанга чакырды, шулай ук БГӘ белән ТР нефть компанияләре нәтиҗәле хезмәттәшлек итү өчен уңышлы өлкәләр һәм проектлар табачагына ышаныч белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз