Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ТР башкаласының тарихи үзәгендә җемелдәвек утлы мәгълүмат чаралары тыела
Казан каласы депутатлары шәһәрнең төзекләндерү кагыйдәләрен тагын үзгәртте
(Казан, 29 октябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Казан шәһәре Думасының бүгенге XXXVII сессиясендә башкала депутатлары Казанның төзекләндерү кагыйдәләренә тагын үзгәреш кертте.
Шәһәрнең баш архитекторы Татьяна Прокофьева сүзләренчә, башкаланың тарихи биләмәләре чикләрендә эстетик матурлыкны саклау максаты белән, җемелди торган утлар кулланып ясалган тышкы мәгълүмат чаралары тыела. Шул рәвешле, кертелгән үзгәрешләрдән соң, мәдәни мирас объекты булган 1959 елга кадәр салынган биналарда бер метрдан биегрәк булган стена конструкцияләре урнаштыру тыела. Стенага беркетелә торган график конструкцияләре бинага керү ишеге өстендәге фризда урнаштырыла ала. Әгәр 2 яки берничә оешма ишеге янәшә урнашкан булса, андый конструкцияләрнең бердәм композицион үзәге булуы таләп ителә.
Татьяна Прокофьева сүзләренә караганда, кертелә торган үзгәрешләр проекты тикшерелгән һәм шәһәр төзелеше һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча даими комиссия утырышында хупланылган. Дума депутатлары да аны хуплап тавыш бирде.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз