news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР башкаласында, трактор һәм автобус бәрелешү нәтиҗәсендә, 1 кеше зыян күргән

Һәлакәттә трактор йөртүчесе гаепле дип фаразлана

 (Казан, 3 сентябрь, “Татар-информ”). Кичә көндез Казанның Себер трактында “BUCHER” юлларны җыештыру тракторы һәм “Нефаз” пассажир автобусы бәрелешкән, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсенең ЮХИДИ бүлеге.

Һәлакәттә җыештыру техникасы белән идарә иткән 23 яшьлек егет гаепле дип фаразлана. Ул Арбузов урамы ягыннан Халитов урамына таба җыештыру эшләре башкарып барганда, борылышта юл бирми һәм каршыга килгән автобус белән бәрелешә.

Һәлакәт нәтиҗәсендә, трактор йөртүчесенең баш мие селкенә һәм күкрәк сөяге сына.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100