news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

ТР башкаласында “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр” оешмасының Евразия бүлеге киңәшмәсе үткәрелә

Анда “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр” президенты, Истанбул мэры Кадыйр Төпбаш та катнаша

 (Казан, 26 март, “Татар-информ”). Хәзерге вакытта Казан Ратушасында “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр” оешмасының Евразия бүлеген үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә бара. Ул “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр” оешмасының вице-президенты, Евразия бүлеге президенты, Казан мэры Илсур Метшин рәислегендә уза, дип хәбәр итәләр Казан мэриясеннән.

Киңәшмәдә хәзерге вакытта ТР башкаласынга эшлекле сәфәр белән килгән “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр” президенты, Истанбул мэры Кадыйр Төпбаш та катнаша.

Шунысын да билгеләп үтик: ТР Хөкүмәте порталында бирелгән белешмә буенча, Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов белән Истанбул мэры Кадыйр Төпбашның тантаналы очрашуы планлаштырылган. Р.Миңнехановның Төркия кунагы К.Төпбашка "Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен" медален тапшыруы күздә тотыла. 

autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100