news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР башкаласында Барнаул, Ижевск, Казан, Түбән Новгород студентлары тәҗрибә уртаклашачак

Казанда “Медицина югары уку йортында производство практикасы. Офыкларны киңәйтү” төбәкара конференциясенең йомгаклау утырышы узачак

(Казан, 21 ноябрь, “Татар-информ”). Бүген, 21 нче ноябрь 14 сәгатьтә, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының 7 нче шәһәр клиник хастаханәсендә “Медицина югары уку йортында производство практикасы. Офыкларны киңәйтү” темасына дүртенче төбәкара уку-гамәли студентлар конференциясенең йомгаклау утырышы узачак.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, конференциягә, Барнаул, Ижевск, Казан, Түбән Новгород шәһәрләреннән практика узган вакытта тупланган тәҗрибәсе белән уртаклашу өчен, иң яхшы студентлар җыелачак.

Конференциядә ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, Казан дәүләт медицина университеты ректоры Алексей Созинов, 7 нче шәһәр клиник хастаханәсе баш табибы Марат Садыйков катнашачак, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot