news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Баш ветеринария идарәсе балалар һәм яшүсмерләр арасында иҗади бәйге игълан итә

Конкурска рәсем, инша, фотосурәт номинацияләре буенча эшләр кабул ителә.

ТР Баш ветеринария идарәсе балалар һәм яшүсмерләр арасында иҗади бәйге игълан итә
Ильнар Тухбатов/архив

(Казан, 5 июль, “Татар-информ”). Татарстанның Баш ветеринария идарәсе, тармак оешуга 25 ел тулу уңаеннан һәм мал табибы һөнәренә кызыксыну тудыру максатыннан, балалар һәм яшүсмерләр арасында “Мин – булачак мал табибы” исемле иҗади бәйге игълан итә. Бу хакта “Татар-информ”га идарәнең матбугат сәркатибе Алсу Нуруллина хәбәр итте.

Бәйгегә өч номинация буенча эшләр кабул ителә. “Рәсем” номинациясендә 14 яшькәчә балалар, “Инша” һәм “Фотосурәт” номинациясендә – 18 яшькә кадәр булган яшүсмерләр катнаша ала.

Матбугат сәркатибе сүзләренчә, әлеге бәйге зурлап беренче тапкыр уздырыла һәм ул Баш ветеринария идарәсе оешуга 25 ел тулуга багышланган чаралар программасына кергән.

  • Иҗади эшләрне ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсенә, 1 августка кадәр, guv.pressa@tatar.ru адресына юлларга кирәк.

Эшләрдә мал табибы һөнәренә хөрмәт, кызыксыну, ярату чагылыш табарга тиеш. Аларны махсус комиссия бәяләчәк. Бәйге җиңүчеләре Ветеринария белгечләре көнендә узачак тантанада бүләкләнәчәк.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100