news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Баш инвестицион-төзелеш идарәсе Уставын региональ фонд сыйфатында үзгәртү карала

Капиталь ремонт ясау программасына кергән йортлардан андый җыемнар, ягъни финанслашу йортка ремонт ясаласы сумманың 5 процентыннан да ким булмаска тиеш

(Казан, 26 февраль, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Күп катлы торак йортларга капиталь ремонт ясауны күздә тоткан 185 нче федераль законны гамәлгә ашыру йөзеннән, ремонтланып бетми кала килгән йортларны рәткә китерү максатында, республикада торак милекчеләреннән кв.метрына 5 сум исәбеннән ай саен акча җыела. Ләкин капиталь ремонт ясау программасына кергән йортлардан андый җыемнар, ягъни финанслашу йортка ремонт ясаласы сумманың 5 процентыннан да ким булмаска тиеш. Приватизацияләнмәгән торакның милекчесе муниципаль берәмлек санала, димәк, быел капиталь ремонтка каралган 4 млрд. сумнан күбрәк сумманың муниципаль берәмлекләр кертергә тиешле гомуми 1,73 млрд. сумнан тыш, шушы ук тәртиптә, ягъни аена кв.метр торактан 5әр сум күләмендә алар финанслауда өлеш кертергә тиеш була.

Әгәр милекчеләрдән ай саен җыелган акча капиталь ремонт ясаласы бәянең 5 процентыннан югарырак булса, аерманы подъездлар ремонтлауга тотарга мөмкин, җитмәгән очракта, капиталь ремонт ясау программасына кертелгән йортлардан кв.метрыннан 5 сум исәбеннән дә күбрәк акча җыелачак. Болардан тыш, капиталь ремонт программасына кертелмәгән йортлардан шул рәвешле җыелган акча да капиталь ремонтланасы йортларга җибәреләчәк.

Бүген ТР Хөкүмәте йортында ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов рәислегендә республиканың капиталь ремонтка әзерлеге буенча уздырылган утырышта ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Раузил Хаҗиев шул хакта шәрехләде. Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта халыктан җыелган сумма 1,6 млрд. сум тәшкил итә. Әлеге министрлык ТР Баш инвестицион-төзелеш идарәсе Уставын региональ фонд сыйфатында эш итүгә үзгәртү һәм торак милекчеләреннән, ягъни халыктан капиталь ремонтка җыелган акчаны муниципаль берәмлекләр белән җаваплылыкта гарантияле саклау буенча күрсәтмә проекты әзерләп, республиканың Юстиция һәм Финанслар министрлыкларына тапшырган. “Җыелган акчаның күләме, һәр конкрет йорт буенча ничек сарыф ителүе һ.б. мәгълүматлар исә Интернетта урнаштырылачак”, - дип вәгъдәләде Р.Хаҗиев. Быел техник күзәтчелек эшен үзәкләштерелеп башкару һәм бу эшне ТР Баш инвестицион-төзелеш идарәсе карамагына тапшыру тәкъдим ителә, чөнки капиталь ремонт ясау федераль программасы төгәлләнгәч тә торак йортлар буенча вазгыятьнең “үтә күренмәле” булуы алга таба эшне дәвам иттерү өчен мөһим, диде.

Р.Хаҗиев республика муниципаль берәмлекләре белән видеоконференция режимында үткәрелгән утырышта басым ясап әйткәнчә, муниципаллар тиз арада күп катлы йортларга капиталь ремонт ясау буенча белешмә-документларны тапшырып бетерергә тиеш. Казан буенча исә мәсьәләгә ачыклык кертелгән: гомумән алганда, республика башкаласында 12 млн. кв.метр торакка капиталь ремонт ясау таләп ителә, шуңа карап, Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалауга ярдәм фондыннан алынасы өлеш 643 млн. сум тәшкил итәчәк, диде министрның беренче урынбасары.

Искәртеп үтәбез: быел Татарстанда торакны капиталь ремонтлауга 4 млрд. сумнан артык акча каралган һәм финанслау 4 чыганактан башкарылачак: Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалауга ярдәм фондыннан 1,5 млрд. сум, муниципаль берәмлекләр бюджетыннан 1,73 млрд. сум, республика бюджетыннан 1,73 млрд. сумнан артык һәм һәр кв.метр торактан 5әр сум исәбеннән торак милекчеләреннән айлык җыемнар.

news_right_1
news_right_2
news_bot