Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ТР Баш архив идарәсе киләсе елга бурычларын билгеләде
ТР Баш архив идарәсе киләсе елга бурычларын билгеләде
(Казан, 29 декабрь, «Татар–информ», Диләрә Рәхимова). Бүген ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсенең коллегия утырышында 2005 елга ТР архив эше үсешенең төп юнәлешләре каралды. Куелган бурычлар арасында «ТР архив фондлары һәм архивлары турында» республика законын агымдагы елның октябрендә кабул ителгән «РФдә архив эше турында» федераль законына туры китерү, ТР министрлыклары һәм ведомстволары белән хезмәттәшлек һәм аудио–визуаль документларның мультимедиа архивын эшләү күрсәтелә.
Киләсе елда Баш архив идарәсе министрлык һәм ведомстволар белән бергә документларның саклылыгын тәэмин итү һәм аларның югалуын булдырмау эшен дәвам итәргә ниятли. 1994 елдан башлап уртак приказлар нигезендә, архивчылар ТР Юстиция, Мәдәният министрлыклары, Прокуратура хезмәткәрләренә архив документлары белән профессиональ эш итү буенча консультация бирде. Киләсе елда архив идарәсе «Татмедиа» агентлыгы һәм ТР Финанслар министрлыгы белән хезмәттәшлек итәргә ниятли.
Архив идарәсе заманча технологияләрне һәм үзе өчен яңа булган эшчәнлек кырын үзләштерә. Бүгенге көндә архивчылар төрле тематик юнәлешләр буенча документларны эзләү өчен 20гә якын компьютер программасы эшләгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз