Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ТР барлык федераль проограммаларда тагын да актив катнашырга тиеш
ТР Премьер-министры Р.Миңнеханов белдергәнчә, сәнәгатьтә җитештерүне үстерү өчен яңа төр продукция җитештерүне үзләштерү, производстволарны модерн
(Казан, 4 март, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тармак предприятиеләренә тагын да якынрак килеп, тыгызрак эшли башлаган. Министрлыкның ел йомгакларына багышланган коллегия утырышында катнашкан Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов аның эшчәнлеген кыскача гына әнә шулай бәяләде.
Ә инде сәнәгать күрсәткечләренә килгәндә, авыр шартларда узган 2009 елда ул, билгеле, республика җитәкчелеген канәгатьләндерә алмый. “1998 елгы кризистан соң мондый нәтиҗәләрне күргән юк иде. Еллык үсеш кимендә 6,5 процент була иде”,- дип искәртте премьер. 2009 елга республикада сәнәгатьтә 1 трлн. сумлык продукция җитештерү күздә тотылган булса, кризис бу ниятләрне тормышка ашырырга бирмәгән (узган ел Татарстанда сәнәгатьтә җитештерү күләме 860 млн. сум тәшкил итте). Хөкүмәт башлыгы белдерүенчә, сәнәгать икътисадның нигезен тәшкил итә. Шуңа да узган ел республика консолидацияләнгән бюджетының 23 млрд. сумлык керемнәрен югалтуы үз эзен салган. Премьер-министр ассызыклавынча, республиканың киләчәге -икътисад, сәнәгатьнең уңышлы эшләвендә, интеллект дәрәҗәсе үсешендә. Аның белдерүенчә, продукциянең сыйфаты һәм бәясендә конкурентлыкка ирешү өчен бүген фәнни базаның, үзәкләрнең булуы мөһим.
Хөкүмәт башлыгы сүзләренә караганда, кризиска карамастан, республикада төп проектлар гамәлгә ашырылып килә. Ул кредитлар бирү һәм кризиска каршы программалар аша финанслау буенча федераль Хөкүмәтнең зур ярдәме булуын искәртте. Мәсәлән, хезмәт базарын җайга салу буенча комплекслы программа нигезендә республикага федераль үзәктән 3 млрд. сумга якын финанслар җәлеп итәргә мөмкин булган. Бу программа аша 300 меңгә якын кеше узган.
Агымдагы ел башында кайбер тармакларда үсеш тенденциясе сизелсә дә, кризис артта калды дип уйлау ялгыш булыр иде. Нефтехимия җитештерү күләмнәрен арттыра алса да, автомобиль сәнәгатенең хәле әле мактанырлык түгел. Премьер ассызыклавынча, алга таба кризиска каршы программаларда, барлык федераль проектларда, дәүләт ихтыяҗлары өчен сатып алуларда республиканың тагын да актив катнашуы кирәк. Икенчедән, үзебезнең сәнәгатьчеләрне заказлар белән тәэмин итү зарур. Аның белдерүенчә, алга таба яңа төр продукция җитештерүне үзләштерү, производстволарны модернизацияләү, реконструкцияләү дәвам итү мөһим. Шулай ук предприятие җитәкчеләре сакчыл җитештерү технологияләрен кулланырга, сату базарларын эзләргә тиеш. Хөкүмәт башлыгы белдерүенчә, бүгенге шартларда икътисади кыенлыкка сылтап ята торган чак түгел. Предпритие җитәкчеләре продукциясенә сату базарын эзләүдә үзләре дә нык активлык күрсәтергә тиеш. Рөстәм Миңнеханов уңай мисал итеп сәяси тотрыксызлык шартларында икътисады какшаган Украинада чәчәк атучы предприятиеләрне китерде. “Бүген предприятиеләрдә производстволарны модернизацияләүдән тыш, кая чыгарга һәм нинди продукция алып чыгарга дигән сорауга җавап булырга тиеш”, -ди ул. Премьер инновацион продукция җитештерүдә инновация мәйданнарын, аеруча, “Алабуга” МИЗ актив файдаланырга чакырды.
Рөстәм Миңнеханов республикага яңа инновацияле проектларны гамәлгә ашыруда чит ил партнерларының этәргеч бирүенә аерым басым ясады. Бүгенге коллегия утырышында катнашкан ТР Украинадагы сыналган партнеры “Мотор Сич” ААҖ Директорлар советы рәисе Вячеслав Богуслаев тагын бер кызыксындыргыч тәкъдим белән чыкты. Ул “Казан мотор төзү җитештерү берләшмәсе” ААҖ мәйданнарында Украина предприятиесе белән берлектә яңа типтагы МС-5008 авиа двигательләрен җыюга кагыла. Вячеслав Богуслаев бу проектны инде ел ахырына гамәлгә ашыру мөмкинлеге булуын да искәртте. Рөстәм Миңнеханов бу тәкъдимнең авиация сәнәгате үскән безнең республика өчен мөһимлеген ассызыклап, республиканың зур кызыксыну белдерүен җиткерде.Аның фикеренчә, бүген интеграция шартларында, партнерлар белән тыгыз хезмәттәшлектә эшләү заман таләбе. Бу хакта сөйләшүләр коллегия утырышыннан соң дәвам итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз