news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
ТР Балык Бистәсендә Сабантуй узды
Бәйрәмдә Премьер-министр урынбасары – ТР мәдәният министры Зилә Вәлиева, ТР Дәүләт Советы депутаты Дмитрий Самаренкин һ.б. катнашты
Скопировать ссылку
(Балык Бистәсе, 14 июнь, "Татар-информ", Алия Сабирова). Бүген ТР Балык Бистәсе муниципаль районында Сабантуй бәйрәме гөрләп үтте. Бәйрәмдә Премьер-министр урынбасары – ТР мәдәният министры Зилә Вәлиева, ТР Дәүләт Советы депутаты, “Казан май комбинаты” ААҖнең Директорлар Советы рәисе Дмитрий Самаренкин һ.б. кунаклар катнашты.
Милли бәйрәм дога укудан башланды. Аннары бәйрәм кунаклары каршында Балык Бистәсе муниципаль районының муниципаль берәмлек башлыгы Илһам Вәлиев чыгыш ясады. Ул район халкын һәм кунакларны бәйрәм белән котлады. Илһам Вәлиев сүзләренчә, быел район мөгезле эре терлек санын, ит һәм сөт җитештерү, сату күләмен арттырып, яхшы нәтиҗәләргә ирешкән.
“Киләсе елда Балык Бистәсе тагын да зуррак уңышларга ирешер һәм җиңүләр яулар дип ышанабыз”, - дип билгеләп үтте ул. Илһам Вәлиев ТР Президенты Минтимер Шәймиевка, ТР Дәүләт Советына, республика Хөкүмәтенә күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.
Зилә Вәлиева район халкын ТР Президенты, Татарстанның депутатлар корпусы һәм ТР Хөкүмәте исеменнән котлады. “Сабантуй борынгы бәйрәмнең традицияләрен һәм мәдәният үсешенең заманча тенденцияләрен берләштереп, буыннан буынга күчү мисалы, татар халкының үзара аңлашу һәм бердәмлек символы булып тора”, - диелә Татарстан Президенты хатында.
Зилә Вәлиева барлык бәйрәмдә катнашучыларга һәм кунакларга уңышлар һәм бәйрәм кәефе теләде.
Дмитрий Самаренкин үз чиратында, Сабантуй күңелле бәйрәмнәрнең берсе, дип билгеләп үтте. “Сабантуй республикада яшәүче барлык милләт халкын берләштерү бәйрәме булып тора”, - дип ассызыклады Дәүләт Советы депутаты.
Бүген мәйданда төрле уеннар һәм ярышлар оештырылды. Сабантуй мәйданына төрле дәрәҗәдәге ярышларда җиңгән танылган көрәшчеләр чыкты. Россия һәм республика чемпионатлары батыры, РФ һәм ТР спорт мастеры Илнар Әхмәтҗанов Сабантуй батыры булып калды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot