news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Бөтендөнья банкы РФ икътисады турында әзерләгән доклад хакында фикер алышуда катнашты

Республика алга таба мондый документка төбәк аспектын да кертү тәкъдиме белән чыкты

(Казан, 18 ноябрь, “Татар-информ”). Татарстан Бөтендөнья банкының Россия икътисады турында әзерләгән 20 нче докладының төп нәтиҗәләре хакында фикер алышуларда катнашты. Республиканың алга таба мондый документка төбәк аспектын да кертү турындагы тәкъдиме катнашучыларда яклау тапты, дип хәбәр итә ТР Икътисад министрлыгының матбугат хезмәте.


17 ноябрьдә Бөтендөнья банкының Мәскәүдәге офисында уздырылган видеоконференциядә туры элемтә аша Казан, Санкт-Петербург, Ханты-Мансий, Ростов, Краснодар, Пермь, Сыктывкар, Улан-Удэ шәһәрләре катнашкан.

Бөтендөнья банкының Россия икътисады турындагы доклады дөнья һәм ил икътисадындагы соңгы тенденцияләрне анализлауны эченә ала. Ул агымдагы елның 10 ноябрендә басылып чыккан иде. Анда Россиядәге икътисади һәм социаль перспективаларга, шулай ук кризистан соңгы чорда хәл ителәсе дәүләт сәясәтендәге бурычларга аерым игътибар бирелә. Бөтендөнья банкының 20 нче докладында Россия икътисадының акрынлап торгызыла башлавы, моның нефть бәясенең югары булуы һәм “кара алтын”га дөнья базарында сорау артуга бәйле булуы искәртелә. Анда 2010 елда бюджет кытлыгы буенча уңай фаразлар булганда, ил икътисадының түбән база дәрәҗәсеннән 3,2 процентка күтәрелә алуы ассызыклана. Шул ук вакытта эчке сорауның түбән булуы һәм икътисадта структур чикләүләр булганга, кайбер рисклар саклануы искәртелә.

Видеоконференция барышында Бөтендөнья банкының РФ буенча баш икътисадчысы Желько Богетич, банк икътисадчылары Карлис Смитс һәм Сергей Улатовның чыгышлары тыңланган. Татарстан позициясен икътисад министры урынбасары Рашат Фәттахов җиткергән. Аның сүзләренә караганда, Бөтендөнья банкының алга таба ил икътисады турындагы докладларында төбәк аспекты булу мөһим. Аның фикеренчә, икътисадлары төрле структурада булган 10-15 төбәкне анализлау өйрәнү өчен бик файдалы булыр иде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100