Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ТР Бөгелмә районы башкарма комитетын Гадел Галиуллин җитәкләде
Районның башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына өч кандидат дәгъва кылган иде
(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ»). ТР Бөгелмә районы башкарма комитетының яңа җитәкчесе Гадел Галиуллин булды. Бу карар Бөгелмә муниципаль районы Советы һәм Бөгелмә шәһәр Советының берләштерелгән ссесиясе утырышында кабул ителде.
Башкарма комитет җитәкчесе вазифасына өч кандидат: ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы эшләре белән идарә итүче Гадел Галиуллин, "Промстрой" ҖЧҖ генераль директоры урынбасары Марат Заһиров, "Бердәм исәп-хисап үзәге" МУП директоры Ирек Закиров дәгъва кылган иде. Әмма күпчелек тавыш белән Гадел Галиуллин сайланды, дип хәбәр итә Бөгелмә муниципаль районы Советының массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү бүлеге.
"Минем өчен кешеләрнең ышанычын яулау гына түгел, аны саклап калу да аеруча мөһим. Без эштәге өстенлекләрне билгеләгән вакытта, нәкъ менә халык ихтыяҗын истә тотарга тиешбез дип саныйм", - дип билгеләп үтте Гадел Галиуллин үз чыгышында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз