Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ТР азык сәнәгате предприятиеләре вәкилләре Арча сөт комбинатында булды
ТР азык сәнәгате предприятиеләре вәкилләре Арча сөт комбинатында булды
(Арча, 26 август, “Татар-информ”, Альбина Нигъмәтуллина). Бүген Татарстанның азык сәнәгате предприятиеләре вәкилләре “ВАМИН-Татарстан” ААҖ Арча сөт комбинатында булып, предприятиедә кертелгән яңа җитештерү технологияләре белән танышты.
Искәртеп үтәбез, 23 августта ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Арча сөт комбинатында булды. Соңгы елларда предприятиедә киң колачлы реконструкция үткәрелде. 2005 елда су һәм хәмерсез эчемлекләр бүлеп агызу цехы төзелгән, анда суны чистарту һәм зарарсызландыру буенча яңа фильтрлар куелган.
“ВАМИН Татарстан” ААҖ “Арча сөт комбинаты” филиалында оештырылган су һәм газлы эчемлекләр производствосы үсешен дәвам итә. Арча сөт комбинаты директоры Ринат Минһаҗев хәбәр иткәнчә, 2006 елда 7 мең 500 тонна су һәм эчемлек җитештерү планлаштырылган.
2006 елның 7 аенда җитештерү күләме 4 мең тонна тәшкил иткән. 2005 елда 2 мең 740 тонна су һәм газлы эчемлек җитештерелгән. Арча сөт комбинаты директоры сүзләренчә, продукция Татарстан районнарына гына түгел, күрше төбәкләргә дә җибәрелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз