news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР авыл хуҗалыгы ярминкәләрендәге түбән бәяләр алыпсатарлар үрчүгә китергән

Әлеге кешеләр, нигездә, бәрәңге ала, соңыннан аны югарырак бәядән сата

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). ТР авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә чагыштырмача түбән бәяләр алыпсатарлар үрчүгә китергән. Әлеге кешеләр, нигездә, бәрәңге ала, соңыннан аны югарырак артыграк бәядән сата. Бүген бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Николай Титов сөйләде.

Аның сүзләренчә, авыл хуҗалыгы продукциясе белән арадашчыларсыз сәүдә итү шәһәр халкына аны, башка сәүдә челтәрләрендәге белән чагыштырганда, түбәнрәк хактан сатып алырга мөмкинлек бирә. Әмма "арадашчылар" пәйда булган. Эш шунда ки, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы товар җитештерчеләргә авыл хуҗалыгы ярминкәләре вакытында билгеле бәяне арттырмаска киңәш иткән.

Әйтик, сыер итенең килограммы 230-250, дуңгыз ите 200-230, сарык ите 280-300, тавык ите  100, күркә ите 150 сумнан артмаска тиеш. Беренче категория йомырканың дистәсе 35 сумннан кыйммәтрәк була алмый. Савытларга бүлеп сатыла торган сөт 23 сумнан, каты сырларның килограммы 230, атланмай 260 сумга сатыла. Шулай ук яшелчә бәяләре дә расланган. Мисал өчен, бәрәңгенең бер килограммы 10 сумнан, кишер 15, аш чөгендере 13-15, суган 15, кәбестә 7-8 сумнан кыйммәтрәк булырга тиеш түгел.

Чагыштырмача түбән бәяләр алыпсатарларны җәлеп иткән. Нигездә, алар ярминкәләрдә бәрәңге сатып ала. Ике сәгатьтән әлеге продукцияне төяп килгән машиналарның бушап калуы очраклы түгел, дип хәбәр итте Н.Титов.

ТР агросәнәгать комплексы продукциясен кулай бәяләрдән сатып алырга теләсәң, аларны турыдан-туры авыл товар җитештерүчеләреннән сатып алу зарур. Моның өчен шимбә көнне сәүдә мәйданчыкларына иртәрәк килергә кирәк.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100