news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
ТР авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры ветераннар белән очрашты
Марат Әхмәтов аларны Халыкара өлкәннәр көне белән тәбрик итте
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Скопировать ссылку
(Казан, 2 октябрь, “Татар–информ”). ТР Премьер–министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтов төрле елларда авыл хуҗалыгы тармагында эшләгән министрлык ветераннары белән очрашты, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.
Марат Әхмәтов билгеләп үткәнчә, министрлыкта хезмәт ветераннары белән очрашулар үткәрү күркәм традициягә әверелде. “Бу көнне без намуслы хезмәтләре һәм республикабызның чәчәк атуына гаять зур өлеш керткән өлкән буынга кадер–хөрмәт күрсәтәбез”, – диде ул.
М.Әхмәтов, ветераннарга мөрәҗәгать итеп, аларның тормыш зирәклеген һәм күркәм традицияләрне саклаучылар булуына игътибар юнәлтте. Алар тарафыннан тупланган белем һәм тәҗрибә хәзерге вакытта аеруча мөһим. Тагын шунысы әһәмиятле, министрлык ветераннары үз эшләрен чын күңелдән яратып башкарды, алар патриотизм һәм түземлелек үрнәге булып торды.
“Үзегезнең намуслы хезмәтегез белән сез безнең министрлык тарихында якты сәхифә ачтыгыз, үз фикердәшләрегез күңелендә тирән эз калдырдыгыз”, – дип ассызыклады министр. М.Әхмәтов ветераннарга күпьеллык фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, аларга түземлелек, сәламәтлек һәм киләчәккә ышаныч теләде.
Тантаналы чарадан соң ветераннарны министрлыкның ашханәсенә чакырдылар. Табын артында өлкәннәр эшләгән елларын һәм тормышларында булган әһәмиятле вакыйгаларны искә төшерде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2