Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Татарстанның өч районында кыр эшләре барышы белән танышты
Марат Әхмәтов язгы чәчү эшләрен вакытында үткәрү өчен барлык ресурсларны мобильләштерергә чакырды
(Казан, 30 апрель, «Татар-информ»). ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстанның Яңа Чишмә, Аксубай һәм Нурлат районнарында кыр эшләре барышы белән танышты. Ведомство җитәкчесе язгы чәчү эшләрен вакытында үткәрү өчен барлык ресурсларны мобильләштерергә чакырды, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.
Яңа Чишмә районында бүгенге көндә чәчү эшләре 15 процентка башкарылган, 6,8 мең гектар мәйданны бөртекле культуралар били. Районда арпа һәм борчак чәчү эшләре дәвам итә. Район игенчелре күпьеллык үләннәрне эшкәртү һәм көзге культураларны тукландыру эшләрен төгәлләгән.
Министр Яңа Чишмә район башлыгы Вячеслав Козлов озатуында вертолеттан район кырларын карады. “Козлов М.И.” крестьян-фермерлык хуҗалыгы территориясендә авыл хуҗалыгы берләшмәләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары һәм район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре белән очрашты. М.Әхмәтов районда чәчү эшләре барышына уңай бәя бирде һәм быел уңышның мул булуы көтелә дип билгеләп үтте. Моның өчен дым да җитәрлек, бу көннәрдә яңгыр да явып тора.
Язгы чәчү эшләрен вакытында үткәрү өчен барлык ресурсларны мобильләштерү зарур, дип ассызыклады ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры. Бөртекле культураларны 9 майга кадәр чәчеп бетерергә кирәк.
Аксубай районында Марат Әхмәтов район башлыгы Камил Гыйльманов озатуында шулай ук кырларны карады. Ул вертолеттан төшкәч тә инвестицион компания җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы берләшмәләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, крестьян-фермерлык хуҗалыгы вәкилләре һ.б. белән очрашты. Район игенчеләре чәчү эшләрен уңышлы алып бара дип билгеләп үтте.
ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры аграрийларны гомумән республика буенча язгы кыр эшләре барышы белән таныштырды. М.Әхмәтов авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә һәм кече хуҗалыкларга дәүләт ярдәме турында сөйләде. Ул шулай ук терлекчелек һәм азык әзерләү мәсьәләләрен дә кузгатты. Ул очрашуда катнашучыларның гаилә фермаларына һәм шәхси хуҗалыкларга кагылышлы сорауларына җавап бирде.
М.Әхмәтовның эш сәфәре Нурлат районында төгәлләнде, ул анда район башлыгы Наил Шәрәпов озатуында кырларда булды. Министр “Нурлат сөте” ҖЧҖ нең Иске Чаллы бүлегендә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе вәкилләре, хуҗалыклар җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән фикер алышты. Министр кыр эшләре барышы белән канәгать калды.
Аграр ведомство җитәкчесе аграрийларны үз фаразлары белән таныштырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз