news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры көзге культураларны эшкәртергә киңәш итә

Көзге бөртекле культуралар булачак уңышның нигезен тәшкил итә

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә көзге культураларны эшкәртә башларга киңәш итә. Көзге бөртекле культуралар булачак уңышның нигезен тәшкил итә. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә ТР буенча "Россия авыл хуҗалыгы үзәге" ФДУ җитәкчесе Таһир Һадиев хәбәр бирде.

Һава торышы җылы булу сәбәпле, көзге арыш, бодай һәм третикале басуларында чүп үләннәре, корткычлар һәм авырулар пәйда булган. Кышка кадәр үсемлекләрне саклау чараларын башкармаган очракта, киләсе елның җәендә бер гектардан 7 центнерга кадәр ашлык югалтырга мөмкин, ди Т.Һадиев.

Шуңа бәйле рәвештә, Марат Әхмәтов аграрийларга хәзердән үк булачак уңышны кайгыртып, чәчүлекләрне эшкәртә башларга киңәш итә. Ә шуңа кадәр ТР буенча "Россия авыл хуҗалыгы үзәге" ФДУ белгечләре катнашында кырларга фитосанитар мониторинг үткәрү зарур.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100