news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры бәрәңге алыпсатарларына каршы көрәштә Казан мэрыннан ярдәм сораган

Шәһәр халкы авыл хуҗалыгы ярминкәләре вакытында күп кенә сәүдә мәйданчыкларында алыпсатарлар булуга зарлана

(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры бәрәңге алыпсатарларына каршы көрәштә Казан мэрыннан ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Шәһәр халкы авыл хуҗалыгы ярминкәләре вакытында күп кенә сәүдә мәйданчыкларында алыпсатарлар булуга зарлана. Бүген бу хакта 2014 ел нәтиҗәләренә багышланган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сөйләде.

Алыпсатарларда бәрәңге 10 сум урынына 13-14 сум тора. Министр фикеренчә, мондый бәя белән кыш ахырында килешеп булса да, продукцияне күпләп сату сезонында алыпсатарларга каршы көрәшергә кирәк.

Казан мэры Илсур Метшин бу проблеманы хәл итәргә булышырга тиеш, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы аңа ярдәм сорап мөрәҗәгать итте, дип белдерде журналистларга аграр ведомство башлыгы.          

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100