news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
ТР авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Ашхабадка БДБ илләре аграр форумына китте
Төркмәнстанда ачылган күргәзмәдә Татарстанда эшләнгән ликер–аракы эшләнмәләре, ашлык һәм сөт продуктлары урын алган
Скопировать ссылку
(Казан, 25 ноябрь, “Татар–информ”). Бүген Ашхабадта БДБ илләре авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре форумы ачылды. Чарада ТР Премьер–министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтов, шулай ук Татарстанның кайбер предприятиеләре җитәкчеләре катнаша.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, форум авыл хуҗалыгы өлкәсендә дәүләтләр арасында үзара хезмәттәшлекне үстерү максатыннан үткәрелә. Форумның программасы фәнни–гамәли конференция, агросәнәгать комплексы һәм авыл хуҗалыгы машина төзелеше предприятиеләре продукциясе күргәзмәсе, эшлекле сөйләшүләрне үз эченә ала.
Татарстан авыл хуҗалыгы продукциясенең зур ассортиментын, шул исәптән “Татпотребсоюз”, “Вамин Татарстан” ААҖ, “Ак Барс” холдинг компаниясе ААҖ, “Агросила Групп”, “Майский” теплица комбинаты, “Татспиртпром” ААҖ, “Алтын башак” идарәче компаниясе ҖЧҖндә җитештерелгән сөт, ит, аракы–ликер, яшелчә, он, шикәр, ашлык, кондитер эшләнмәләрен тәкъдим итә.
Күргәзмә яңа технологияләрне үзләштерергә, ике якка да файдалы элемтәләр урнаштырырга, базарны авыл хуҗалыгы продукциясе һәм азык–төлек продуктлары белән баетырга, БДБ илләре арасында сәүдә һәм кооперация элемтәләрен киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot