news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында сугыш ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләделәр

Аларга министрлык башлыгы Марат Әхмәтов рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте

  (Казан, 8 май, «Татар-информ»). ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында сугыш ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләделәр. Аларга ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте, дип хәбәр итә ведомство матбугат хезмәте.
“Сезнең буынга сугышның барлык авырлыкларын татырга һәм сугыштан соңгы авыр елларда илне торгызырга туры килгән. Сезнең белән горурланабыз. Үз буыныбыз вәкилләре, балаларыбыз һәм оныкларыбыз исеменнән сезгә рәхмәт белдерәбез”, - дип мөрәҗәгать итте ул ветераннарга.
ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры аларга ныклы сәламәтлек, күтәренке рух һәм озын гомер теләде.
Мәртәбәле кунакларны шулай ук ТР агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре профсоюзы комитеты рәисе Фәридә Гарифуллина һәм агросәнәгать ветераннары советы рәисе Анатолий Драгунов котлады.
Ветераннар өчен чәй табыны әзерләнде һәм фильм күрсәтелде.
Аграр ведомство хезмәткәрләре тантаналы чарага килә алмаган ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре янына үзләре барган.

news_right_1
news_right_2
news_bot