news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

^ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында производстводагы хезмәт дисциплинасы торышы өчен борчылалар

^ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында производстводагы хезмәт дисциплинасы торышы өчен борчылалар

(Казан, 13 март, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының хезмәтне саклау, мобилизацияле әзерлек һәм гадәттән тыш хәлләр бүлеге белгечләре Татарстан районнарына хезмәт дисциплинасын үтәү турындагы кисәтү белән хатлар җибәрде. Борчылу сәбәбе булып производствода кешеләр һәм мал-туарлар үлүгә китергән исереклек очраклары ешаю тора.

“Татар-информ” агентлыгына ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының хезмәтне саклау, мобилизацияле әзерлек һәм гадәттән тыш хәлләр бүлеге башлыгы Рәшит Шакиров хәбәр иткәнчә, производствода исереклек белән бәйле очрак республиканың Яшел Үзән районында килеп чыккан. “Кызыл Шәрык” агрофирмасының кырык яшьлек каравылчысы эшкә исерек хәлдә килгән. Ут белән сак эш итмәү сәбәпле, каравылчы вагонын ут камап алган. Нәтиҗәдә, ул тере килеш янып үлә. Соңыннан ут якындагы терлекчелек комплексына да күчә, берничә дистә терлек зыян күрә. Әмма бу бердәнбер очрак түгел. Узган елның көзендә Бөгелмә районы «Мелиорация» берләшмәсе каравылчысы да үз вагонында янып үлгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot