Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Молдова Республикасы делегациясе белән очрашу булды
Молдованың сәнәгать бакачачылыгы өлкәсендәге зур абруен исәпкә алып, киләчәктә уртак хезмәттәшлек итү зарур дип санала
(Казан, 21 гыйнвар, “Татар-информ”). Кичә, 20 гыйнварда, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Молдова Республикасыннан Виноград үстерүчеләр берлеге рәисе, «Витис Кожушка» җитештерү-коммерциячел фирмасының генераль директоры Георгий Габери рәислегендәге делегация белән очрашу уздырылды, дип хәбәр итте әлеге министрлыкның матбугат хезмәте.
Чарада Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре, «РАЦИН» ДУП, «Госсорткомиссия» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы вәкилләре, Татарстанның җиләк-җимеш продукциясе җитештерә торган эре хуҗалыклары җитәкчеләре катнашты. Анда Татарстан Республикасы территориясендә яңа сәнәгать питомнигын оештыру, яңа интенсив бакчаларга нигез салуны проектлау һәм сәнәгать бакчачылыгы мәсьәләләре турында сөйләштеләр.
Молдова Республикасы делегациясе бакчалар үстерүдә кулланыла торган яңа технологияләр, җиләк-җимеш культуралары дөньякүләм селекцияснең төп юнәлешләре һәм принциплары турында сөйләде, катнашучыларны селекция казанышларын саклауның хокукый нигезләре һәм питомник эшчәнлеге белән таныштырды.
«ТатНИИСХ» ФДБФУнең җиләк культуралары селекциясе лабораториясе җитәкчесе Геннадий Осипов җиләк-җимеш культураларының Татарстан селекцисяе, республикада районлаштырылган сортлар турында сөйләде. Кунакларны аеруча логистик эшләнмәләр, эшкәртү, продукцияне саклау һәм сату мәсьәләләре кызыксындырды. Шулай ук Тәтеш муниципаль районындагы дәүләт сортлар сынау участогында, шулай ук Кама Тамагы районында «ТатНИИСХ» ФДБФУнең тәҗрибә участогында Татарстан өчен яңа орлыклы һәм төшле культураларны сынау буенча да фикер алыштылар.
Киңәшмәдә катнашучылар, Молдова Республикасының сәнәгать бакачачылыгы өлкәсендәге зур абруен исәпкә алып, киләчәктә уртак хезмәттәшлек итүнең һәм әлеге тармакны Татарстан Республикасында үстерүдә кыйммәтле тәҗрибә алуның зарурлыгын билгеләп үттеләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз