news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында КХР белән хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында фикер алыштылар

Синьцян-Уйгур автономияле районы делегациясе ТР агросәнәгать комплексындагы кайбер объектларда булды

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ»). ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында КХР белән хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында фикер алыштылар. Синьцян-Уйгур автономияле районы делегациясе ТР агросәнәгать комплексындагы кайбер объектларда булды, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.

Аерым алганда, делегация "Татагролизинг" ААҖендә булды, анда авыл хуҗалыгы техникасы белән тәэмин итү һәм бу өлкәдә хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Татарстанга сәфәр кылу кысаларында Синьцян-Уйгур автономияле районы делегациясе  делегациясе “Вятка” индустриаль паркында, Мамадыш муниципаль районы агрофирмаларында һәм эре мөгезле терлекләр үрчетү фермаларында, Лаеш муниципаль районында теплица комплексларында, "Казан" агросәнәгать паркы»ААҖендә һәм башка предприятиеләрдә булуны планлаштыра.  

Фотосурәт agro.tatarstan.ru сайтыннан алынды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100